Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Год воинской и трудовой доблести 31.12.2026

2026 год в Республике Татарстан объявлен Годом воинской и трудовой доблести. Соответствующий указ подписан для сохранения исторической памяти, укрепления гражданской солидарности и уважения к защитникам Отечества и труженикам тыла.
-
Год единства народов 31.12.2026

Цель этого года – укрепить дружбу и взаимопонимание между народами, проживающими на территории нашей многонациональной страны.
-
Гражданлык авиациясе көне 09.02.2026

Бүген гражданлык авиациясе көненә багышланган әңгәмә үткәрдек. Гражданнар авиациясе, аның әһәмияте һәм тормышыбыздагы роле турында сөйләштек. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм авиация һөнәрләре белән кызыксынып, бик күп сораулар бирделәр. Стюардесса һәнәре дә кызларны үзенә җәлеп итте.
-
Виталия Бианки белән урман сукмагыннан 30.01.2026

Лашман авылы китапханәчесе «Ләйсән» балалар бакчасы сабыйлары белән « Виталия Бианки белән урман сукмагыннан» дип исемләнгән танып-белү шөгыле үткәрде.Китапханәче балаларны язучы В.Бианки белән таныштырды, аның табигатьне бик яратуы турында сөйләде. В. Бианкиның тормышы һәм иҗаты турында рәсемнәр тәкъдим ителде. Балалар хикәя тыңладылар, кошлар һәм җәнлекләр турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
«Яшь мастер» (BebySkills) төбәкара чемпионаты 29.01.2026

29 гыйнварда “Чирмешән авылының “Ландыш” МБМБУ” базасында төрле компетенция буенча «Яшь мастер» (BebySkills) төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләрен чәчтараш һәм медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү ролендә сынап карадылар. 5-7 яшьлек балалар арасында үткәрелгән конкурс йомгаклары буенча: “Медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү” компетенциясендә 1 урын – Зуфаров Нурихан, “Чәчтараш эше” компетенциясендә 3 урын –Газизова Әмилә яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да дәрәҗәле һөнәр ияләре булуларын телибез!
-
«Сәяхәт башлана» эш дәфтәре 28.01.2026

Мавыктыргыч сәяхәт дәвам итә! Беренчеләр хәрәкәте балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Сәяхәт башлана» дигән искиткеч эш дәфтәрләре бүләк итте! Бу матур һәм кызыклы дәфтәрләр балаларга белем дөньясына беренче адымнарын ясарга ярдәм итә! Анда-фикерләүне, хыялны һәм вак моториканы үстерүче биремнәр. Бу дәфтәрләр ярдәмендә балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачачакларына ышанабыз. Һәр шөгыль алар өчен чын маҗара!
-
«Блокада карлыгачы» патриотик хәтер акциясе 27.01.2026

1944 нче елның 27 гыйнвары -Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград блокадасы 872 көнгә сузыла. Бу шәһәр халкы өчен иң авыр һәм сынаулы көннәр...Бүген балалар бакчасында Ленинград шәһәренең камалыштан чыккан көненә карата тематик шөгыль үткәрелде. Тематик шөгыль барышында китапханәче Гөлүсәр Максум кызы балаларга блокада көннәре, шушы авыр көннәрдә шәһәрдә яшәгән өлкәннәр, балалар тормышы турында сөйләде. Блокада икмәге, аның нормасы турында, икмәк кадере турында мәгълүмат бирде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үз фикерләрен әйтергә ашыктылар. Тәрбияче презентация буенча балаларга Ленинград блокадасы, тормыш юлы, бу коточкыч вакытта кешеләрнең ничек яшәве һәм исән калуы турында белемнәрен ныгытты.
-
Саф һавада уеннар 16.01.2026

Саф һавада уеннарны балалар бик ярата. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә. Кыш айлары балаларга уеннар уйнап чыныгып үсәргә яхшы мөмкинлек бирә. Кышкы уеннар балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклаү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, спорт яратырга кызыксынучалыкны, мөстәкыйльлекне тәрбияләү; ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү; балаларның үзләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштырүны дәвам итү.
-
Кышлаучы кошлар көне 15.01.2026

«Кышлаучы кошлар көне» дигән Бөтенроссия экологик бәйрәм ел саен илебездә 15 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көнне Россиянең күп кенә шәһәрләрендә “Кошларны ашат» акциясе уза. Бу дата уңаеннан балалар бакчасында «Кышлаучы кошлар көне» дигән экологик - танып белү көне узды. Белем бирү эшчәнлеге барышында балалар белән безнең җирлектәге кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыттык һәм тулыландырдык: кошлар белән бәйле шигырьләр тыңладык, табышмакларга җавап эзләдек, «кош» рәсемнәрен карадык, кышкы вакытта кошларга кеше ярдәме кирәклеге һәм кошларны ашату кагыйдәләре турында сөйләштек.
-
Год защитника Отечества 2025 30.12.2025

2025 год для нашей многонациональной страны будет особенным, он объявлен Годом защитника Отечества, особенно это значимо в год 80-летия победы в Великой Отечественной войне. Это год, который напоминает нам о важности исторической памяти, преданности своей Родине и народу.









