Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | Gulfia.Ibyatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 65 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган атна. 15.02.2018

Муса Җәлил иҗатына багышланган атна кысаларында 12 февральдән алып 15 февральгә кадәр “Чишмәкәй” балалар бакчасында тәрбиячеләр Советлар союзы герое Муса Җәлил һәм аның иҗаты турында сөйләделәр. Шигырьләрне инсценированияләүгә нигезләнгән нәни укучылар конкурсы үткәрелде. Балалар сәгать, кызыл ромашкалар ясадылар. Бу балаларның татар халкының тарихы өлкәсендә белем алу сәләтен активлаштыра, аларда милләт пәрвәрлек тәрбияли, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә өтәрә.
-
Поздравляем Кирилла с Днем рождения! Желаем расти здоровым, послушным мальчиком! 06.02.2018

Сегодня у нашего воспитанника Капитонова Кирилла День рождения. Ему исполнилось 7 лет.
-
“Йомры икмәккә өйгә кайтырга ярдәм итик!” 26.01.2018

Тематик атна кысаларында (22.01.2018 алып 26.01.2018 кадәр) юлда хәрәкәт итү кагыйдәләре белән танышуга һәм аларны өйрәнүгә багышланган берничә чара булып узды.
-
“Сак бул, юл!” 25.01.2018

Юлда иминлек нигезләре турында күзаллау тудырыр өчен безнең балалар бакчасында юлда хәрәкәт итү кагыйдәләре белән бәйле “Сак бул, юл!” атнасы уза.
-
25.01.2018

Бүген Чирмешән лицеенда “2018 ел тәрбиячесе” бүләкләү чарасында “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбичесе- логопед Муратшина Гөлүсә Мансуровна сертификат һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
“Кыш көне кошларны ашатыгыз!” 24.01.2018

Кыш көне кошларга ашарга бирү- безнең балалар бакчасында иске традиция дияргә була. Бу традицияне башлап җибәрүгә башлалыча кошлар үзләре этәрде. Алар балалар бакчасында азык-төлек табарга мөмкин булганлыгына тиз төшенделәр. Кышын безгә хәтта урман кошлары: песнәкләр, карабүрекләр, кызылтүшләр дә тартыналар.
-
Убырлы һәм Соры Бүре төркемнәре арасында спорт ярышулары 23.01.2018

Әлеге ярышуларның бурычы- куелган максатларга ирешү, тырышу, бер береңә булышу һәм тавыш бирү. Бурычлар уен формасында гамәлгә ашырылды. Балалар чаңгыда шуды, кар өстендә клюшка белән кечкенә тупларны бәргәләде, чанада шуды. Ике төркем дә биремнәрне актив үтәргә тырышты. Әлеге кышкы ярышларда дуслык җиңде. Спорт ярышлары физкультура инструкторы Абунагимова Рамилә Раифовна җитәкчелегендә уздырылды.
-
"Әниләргә- чәчәкләр" 22.01.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә балалар әниләр бәйрәменә тюльпан чәчәкләрен утырттылар.
8 Март - әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен,
Чәчәк бәйләме.
-
Кечкенә эшчеләр. 19.01.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияче белән бергә җир тутырылган тартмаларга суган утыртты. Бу балаларның танып белү дикъкатен, мөстәкыйль эшләү сәләтен арттыра. Хезмәткә сөю хисен уята, пөхтә һәм тырыш эшләү күнекмәләрен формалаштыра.
-
"Ел тәрбиячесе - 2018" 18.01.2018

18нче гыйнвар көне укытучы-логопед Муратшина Гөлүсә Мансуровна "Ел тәрбиячесе - 2018" конкурсында "Ромашка" балалар бакчасында дәрес күрсәтте.









