Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
“Җиңү көне хәтердә яңара”
Опубликовано: 26.03.2015Укучылар белән Бөек Ватан сугышының 70еллыгы хакында үткәрелгән Түгәрәк өстәл һәр баланың күңелендә бер якты истәлек булып калыр. Әлеге чарада “Ак калфак” клубы әгъзалары җитәкчелегендә шигърият, әдәбият сөюче укучылар катнашты. Үзенең кереш сүзендә клуб җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова сугышта катнашкан якташларына бәйле истәлекләр, китаплар турында фикерләрен әйтеп узды. Сугыштан килгән хатлар турында язылган шигырен ул укучыларга тәкъдим итте. Каһарман шагыйрьләрнең утлы коралы булган шигъри сүзләрен Миннебаев Самат (4нче сыйныф), Ганиев Ильяс (8нче сыйныф), Хөснетдинова Дилүзә (8нче сыйныф), Хөсәенов Илназ(7нче сыйныф), Маилзаде Айтекин (6нчы сыйныф), Шамбазова Камилла (5нче сыйныф) җиткерде. Очрашуда клуб әгъзалары Фәткуллова М. Г., Абдуллина Ф. Г., Гыйниятуллина Г. Р. да Бөек Җиңүгә карата үзләренең горурлык хисләре белән уртаклаштылар. Әлеге чара, Буа районыннан Бөек Ватан сугышына китеп, Җиңү хакына башын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.
“Җиңү көне хәтердә яңара” дип исемләнгән Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүне “Буа дулкыннары” җирле телевидениесе төшерде.
К списку новостей





