Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без.
Опубликовано: 26.04.201325нче апрель көнне мәктәптә «Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исеме астында, Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харис иҗатына багышланган, фәнни–гамәли конференция узды. I турга Идел аръягы районнары укытучылары һәм укучыларыннан 82 эш кабул ителгән иде. II турга 42 эш узды.
Фәнни укулар актлар залында тантаналы әдәби иртә белән башланды. Тормыш иптәше Лилия ханым белән шагыйрь Ренат Харис, Буа муниципаль районы башлыгы А. К. Айзетуллов, Буа муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М. И. Гарифуллин, район мәгариф бүлеге идарәсе башлыгы И. И. Абзалов секция эшләрендә дә катнашты.
Фәнни–гамәли конференция җиңүчеләре арасында безнең мәктәпнең укытучылары һәм укучылары да бар: Фәткуллова М. Г.,Мөлекова Г. Ф.,Идиятова А (11нче сыйныф), Баһаутдинова Н.(8нче сыйныф), Мифтахетдинова Э. (8нче сыйныф), Әсләмова К. (8нче сыйныф), Булатова И.(9нчы сыйныф). Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
К списку новостей





