Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
Осталык бәйгесе
Опубликовано: 02.02.2011
“Дулкыннар” талантларны билгеләде
Беренче февральдә чираттагы “Дулкыннар” республика конкурсының район туры узды. Быел ул Нәҗиб Җиһановның тууына 100ел тулуга багышланды.
Әлеге конкурста катнашучы укучыларыбыз татар музыкасына нигез салган бөек композиторга багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүдә, рәсем ясауда осталыкларын күрсәттеләр.
“Нәфис сүз” номинациясендә 4-А сыйныф укучысы Хөснетдинова Дилүзә, 8-А сыйныфтан Ярчихина Дарья үзләренең нәфис сүз остасы булуын тагын бер кат раслады. Алар үз яшь төркемнәрендә җиңеп, зона турына уздылар. 6-А сыйныф укучысы Багаветдинова Назгөл, үзенең укытучысы Айзетуллова Гөлнур Хәлил кызы иҗат иткән әсәрне зур сәнгати осталык белән башкарып, “Тамашачы мәхәббәте призы”на лаек булды.
“Дулкыннар” конкурсына иҗат эшләрен тәкъдим итүчеләр дә җитәрлек булды. Үзләрен рәсем ясау остасы итеп 4-Б сыйныфтан Логинова Снежанна, 10-Б дан Бәширова Айгөл, 7-А дан Галиуллина Гүзәл танытты. Әлеге укучыларның эшләре зона турына тәкъдим ителде.
Талантлы укучыларыбызга “Дулкыннар”ның зона турында да уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей





