Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 5 г. Буинска Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Буа шәһәре 5 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Исхаки, д. 29. |
| Телефон: | +7(843)-743-63-90 |
| E-Mail: | Buinsk_school5@mail.ru, S5.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 5 г. Буинска РТ" |
| Руководитель: | Фахрутдинов Рамиль Фарукович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 417 учеников |
| У нас учат: | 33 педагога |
У нас в школе:
Итоги недели татарского языка
Опубликовано: 06.03.201629 февральдән 5 мартка кадәр мәктәп күләмендә “Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту” темасы буенча татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде. Бу атналыкта укучылар төрле чараларда актив катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар атна дәвамында “Әниемә-бүләгем” дип исемләнгән конкурста әниләренә котлау открыткалары ясадылар. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Абзалова Энҗе Равил кызы “Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру” темасы буенча мастер-класс, Галиуллина Наилә Мансур кызы 6 сыйныфта татар теленнән “Рәвеш сүз төркемен кабатлау” темасы буенча, Закирова Гүзәл Фәрит кызы 6 сыйныфта әдәбияттан “Әдәп башы- матур гадәт” темасы буенча, Гәйнетдинова Элмира Тәүфыйкъ кызы 5 сыйныфта “Лексикология” темасы буенча ачык дәресләр үткәрделәр. Дәресләрдән тыш эшләр буенча 3 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары катнашында әзерләнгән “Сәламәтлек чишмәсе” спектаклен (җитәкчеләре: Закирова Г.Ф., Абзалова Э.Р.) укучылар бик яратып карадылар. Юбиляр шагыйрьләребез М. Җәлил һәм Г. Тукай шигырьләрен укучылар “Шигырь” бәйгесендә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнделәр
/upload/images/files/DSC06077(1).JPG
/upload/images/files/DSC06079(1).JPG
/upload/images/files/DSC06088.JPG
К списку новостей











