Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №1 c углубленным изучением отдельных предметов" г. Буинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Буинск, ул. Комсомольская, д.7 |
| Телефон: | +7(843)-743-26-48 |
| E-Mail: | sch1_bua@mail.ru, S1.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №1 с углубленным изучением отдельных предметов" г.Буинска РТ |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 684 учащиxся |
| У нас учат: | 44 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №1 c углубленным изучением отдельных предметов" г. Буинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
ТИН фәненнән Бөтенроссия ачык дәресе 27.04.2017

27 нче апрельдә мәктәптә ТИН фәненнән Бөтенроссия ачык дәресе үткәрелде. Дәрестә МЧС хезмәткәрләре дә катнашты. Алар укучыларга кешегә бәлагә тарганда ничек булышырга һәм кеше тормышын ничек саклап калырга кирәк икәнлеген күрсәттеләр, сөйләделәр.
-
И туган тел, и матур тел! 26.04.2017

26 нчы апрельдә мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап әдәби- музыкаль кичә һәм “Күңелле тәнәфес” үткәрелде. Тәнәфестә баларга ирекле микрофон тәкъдим ителде. Алар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, ә 8 нче сыйныф укучысы Вәлиуллин Р. Оста итеп “Бәйрәм бүген” җырын башкарды.
-
Бердәм методик көн. 26.04.2017

26 нчы апрельдә Бердәм методик көн кысаларында ачык дәресләр, осталык дәресләре үткәрелде. Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл артында дәрес бирүче укытучыларның үзанализлары тыңланылды, хезмәттәшләре анализ ясадылар. Түгәрәк өстәлнең икенче бүлегендә “Укытучының һөнәри компетентлыгы” темасына эшлекле уен үткәрелде.
-
Файдалы очрашу. 26.04.2017

26 нчы апрельдә мәктәптә полиция хезмәткәрләре булдылар. Алар 9-11 нче сыйныф укучыларына аларның хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар.
-
Файдалы очрашу. 26.04.2017

26 нчы апрельдә мәктәптә нарколог- психиатр Краснова Л.И. һәм Фомина А.Н. булдылар. Алар составында наркотик матдәләр булган әйберләрнең зыяны турында әңгәмә үткәрделәр.
-
Тел күрке - сүз. 25.04.2017

25 нче апрельдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Тел күрке- сүз” темасына викторина үткәрелде. Укучылар үзләренең халык авыз иҗаты әсәрләрен оста белүләрен күрсәттеләр.
-
Бөтенсоюз тикшерү эшләре. 25.04.2017

25 нче апрельдә мәктәптә Бөтенсоюз тикшерү эшләрен эшләү дәвам итте. Бу көнне 4 нче сыйныф укучылары математика, 5 нче сыйныф укучылары тарих, ә 11 нче сыйныф укучылары физика фәненнән тикшерү эшләре башкардылар.
-
Иң уңышлы мәктәп! 25.04.2017

Безнең мәктәп, “Уңышлы мәктәп” Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңеп чыктылар. Котлыйбыз!
-
Бездә - БРТ. 24.04.2017

24 нче апрельдә мәктәптә татар теленнән БРТ үткәрелде. Бу көнне 9 нчы сыйныф укучылары беренче имтиханнарын тоттылар.
-
Файдалы очрашу. 22.04.2017

22 нче апрельдә мәктәпнең актлар залында булачак 1 нче сыйныф укучыларының ата- аналары белән җыелыш булды. Җыелышта ата- аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирелде.





