Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Тинчалинская основная общеобразовательная школа имени Гумера Гали Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422452, РТ, Буинский район, с. Старые Тинчали, ул. Школьная, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-744-02-32 |
| E-Mail: | Startinshali@mail.ru, Sst.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СТООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Васильев Юрий Валерьевич |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Тинчалинская основная общеобразовательная школа имени Гумера Гали Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Урман әкияте" 30.11.2013

"Мирас" драма түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар "Урман әкияте"н сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Татар теленнән сынап карау имтиханы
25.11.2013
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынап карау имтиханы тапшыралар. Аларга уңышлар телибез!
-
"Салым белеме" дәресләре. 21.11.2013

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы М Р Хәйретдинова 1-4, 5-8, 9-11 нче сыйныф укучыларына Салым хезмәткәрләре көне уңаеннан "Белемле салым түләүчеләр клубы" дип исемләнгән салым белеме дәресләре үткәрде.Уен- дәресләр барышында укучылар салым төрләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, салым өлкәсендәге белемнәрен тагын да үстерделәр.
-
"Парламент дәресләре-2013"
20.11.2013
"Парламент дәресләре-2013" республика күләмендәге конкурсларның район этабында катнашып, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символларына багышланган эссе конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Ильясова Г 2 нче урынны, 10 нчы сыйныф укучысы Гыйльманова Г 3 нче урынны яуладылар. Молодцы!
-
Конкурсларга әзерләнәбез!
19.11.2013
Мәктәптә район һәм республика күләмендәге конкурсларга әзерлек эшләре дәвам итә. "Мин әниемне рәсемгә төшерәм" дигән рәсем, "Коррупциягә -Юк! дип әйтәбез" дип исемләнгән иншалар конкурсларына эшләр тәкъдим ителә. Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу өчен дә эзләнү-тикшеренү эшләре дәвам итә. Барлык укучыларга һәм укытучыларга иҗади уңышлар телибез!!
-
Өстәл теннисы ярышлары
18.11.2013
16 нчы ноябрьдә "Батыр" спорт мәктәбендә шәхси-команда беренчелегенә ачык өстәл теннисы ярышлары уздырылды. Ярышларда катнашып, 6 нчы сыйныф укучысы Төхфәтуллина Г 1 нче урынга, 7 нче сыйныф укучысы Төхфәтуллина Д 3 нче урынга, мәктәп командасы 3 нче урынга лаек булдылар. Молодцы!!!!
-
"Ачышлар вакыты" Республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция
16.11.2013
15 нче ноябрьдә Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбенбә үткәрелгән "Ачышлар вакыты" Республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциясендә "Якташ язучыларыбыз иҗатында табигать һәм кеше мөнәсәбәтләре" номинациясендә катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Яфизова Р III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минебаева Гөлфам Солтан кызы. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
"Ут дус та, дошман да" 15.11.2013

Бүген "Мирас" драма түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар "Ут дус та, дошман да" дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
"Дуслык" лагере
01.11.2013
Көзге каникул чорында мәктәп яны "Дуслык" сәламәтләндерү лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерьда 15 бала ял итә. Тәрбиячеләр төрле мавыктыргыч чаралар, ярышлар үткәрәләр.
-
Сынап карау имтиханы
01.11.2013
Бүген 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән сынап карау имтиханы тапшыралар. Аларга уңышлар телибез!!!




