• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422407,Республика Татарстан,Буинский район, село Новый Студенец, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-744-82-96
E-Mail: Schooll674@mail.ru, Sss.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старостуденецкая СОШ"
Руководитель: Халимова Флера Халильевна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 84
У нас учат: 16

Новости МБОУ "Старостуденецкая СОШ"

“Син минем бәхет җырым”  шагыйрә Динә Камалетдинова исемендәге I республикакүләм фәнни-гамәли  конференция үтте.

Опубликовано: 23.01.2026

2026 нче елның 23 нче гыйнваренда  “ Татарстан республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә” “Син минем бәхет җырым”  шагыйрә Динә Камалетдинова исемендәге I республикакүләм фәнни-гамәли  конференция үтте.
       Әлеге зур чарада Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова , Татарстан язучылар берлеге әгъзасы ,Әнгам Атнабаев примиясенә ия Галия Гайнетдинова, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,драматург,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди, Гайнуллина Нурия Фагимовна Буа районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма җитәкчесе, Загидуллина Гузелия Узбековна Буа муниципаль районы җирлекара үзәк китапханәсенең балалар бүлеге җитәкчесе, Мухамметзянова Ильсеяр Гаязетдиновна “Буинск-информ”директоры урынбасары, Гакиль Камалетдинов  “Байрак “газетасы редакторы катнашты.
       Конференция кунаклары һәм катнашучылар Динә Камалетдинова исемендәге “Син минем бәхет җырым” дип аталган беренче республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең  мәктәп коллективы тарафыннан оештырылган ачылу тантанасында булдылар, Динә апаның үзе белән җанлы әнгәмә оештырылды.
Конференциядә төрле юнәлешләрдә Татарстан Республикасы Апас,Кайбыч,Чүпрәле районнарыннан,Казан каласыннан һәм Ульян төбәгеннән килгән укучылар көч сынашты. Алар Динә Камалетдинова шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр,җырларын башкардылар,үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштырдылар. Проект эшләре белән чыгыш ясадылар. Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучыларга ТР Язучылар берлегенең җиңүче дипломнары тапшырылды.
     
       Конференциядә катнашучы мөхтәрәм кунаклар чараның үткәрелүенә югары бәя биреп, барлык оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге матур һәм файдалы очрашу укучылар, укытучылар һәм кунаклар күңелендә озакка сакланыр.



К списку новостей