Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422444, с. Сорок-Сайдак, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-745-35-10 |
| E-Mail: | 40-saidak@mail.ru, Sssd.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сорок-Сайдакская ООШ БМР РТ" |
| Руководитель: | Габитова Язгулем Мусаллимовна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Сабантуй - 2017 09.07.2017

-
Мәктәбебез бүген канат ярган биш кошчыгын тормыш юлына озата. Мәктәп кочагыннан алар белем, тәрбия алып, көч туплап, очар канатларын ныгытып зур сәфәргә юл алалар. Алар алларында торган беренче сынауларын уңышлы уздылар, имтиханнарын яхшы билгеләргә генә тапшырдылар. Бүген укучылар кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хәзер сезнең яшьлегегезнең иң матур чагы, аның кадерен белегез һәм алда торган зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз. Уңышлар сезгә! Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! 24.06.2017

-
Мәктәп яны бакчасы – менә дигән тәҗрибә үткәрү урыны ул. 27.05.2017

-
Бүген укучылар һәм мәктәп коллективы кәбестә, кыяр утырттылар 27.05.2017

-
Бүген “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Дулкынландыргыч та, шул ук вакытта моңсу да булган бу бәйрәмне һәрберебез үзенчә көтеп ала. Укучылар өчен ул олы, мөстәкыйль тормышка аяк басу булса, укытучылар өчен моңсу аерылышу, ә әти-әниләр өчен, зур җаваплылык. 9 нчы сыйныф укучылары! Имтиханнарын уңышлы гына тәмамлап, теләгән уку йортларыгызда белем алырга, тормыш дигән олы юлда үз урыныгызны табарга насыйп булсын. Уңышлар, Сезгә! 25.05.2017

-
Җиңел атлетика буенча Спартакиада ярышында мәктәп командасы 2 нче урын яулады. Котлыйбыз! 22.05.2017

- Спартакиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча да мәктәп командасы мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез! 22.05.2017
-
“Үлемсез полк” 09.05.2017 9 май көнне “Үлемсез полк” акциясендә катнаштык. Укытучылар һәм мәктәп укучылары митингка сугышта һәлак булган бабаларының, туганнарының фотоларын күтәреп чыктылар.

-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан ветераннарны котлау оештырылды һәм укучылар катнашында митинг үткәрелде. Бәйрәмгә авылыбызның 1 сугыш ветераны, тыл хезмәтчәннәре чакырылды. Батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында котлаулар яңгырады, сугышта үлеп калганнарны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә венок куелды. 09.05.2017

-
Районда “Яшь Армия” төркеменең слёты узды. Слётта 8 нче сыйныф укучылары катнашты. 05.05.2017








