Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Буинское медицинское училище"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Комсомольская, д. 32 |
| Телефон: | +7(843)-743-10-33 |
| E-Mail: | mz.buinsk_meduch@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство здравоохранения Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ БМУ |
| Руководитель: | Гимадеев Рамиль Федорович |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 329 студентов |
| У нас учат: | 18 преподавателей |
Новости мед.училища
Науруз Гузале-2025
Опубликовано: 01.04.2025Буамедицина училищесында “Нәүрүз гүзәле - 2025” дигән музыкаль кичә уздырылды. Училищеның иң уңган, булган, матур, сылу алты кызы бәйгедә, осталыкта һәм уңганлыкта, җитезлеклектә, тапкырлыкта көч сынашты. Көтелгән минутларны якынлаштырып, берничә номинацияне үз эченә алган бәйгенең башлануын игълан иткәч, кызлар төз итеп атлап, бер-бер артлы зал уртасына уздылар. Кызларның йөзләреннән нур бөркелә, шул ук вакытта дулкынлану мизгелләре дә чагыла. Бәйгенең "Әйдә кызлар, таныш булыйк" номинациясендә кызлар үзләре белән таныштырып үттеләр һәм бөек җиңүнең 80 еллык уңаеннан әби-бабаларының батырлыклары турында сөйләделәр. "Гыйлем - кояш, акыл - канат" номинациясендә һәркемгә бишәр сорау бирелде, ә алар һич кенә дә югалып калмыйча, сорауларга җавап бирделәр. Бәйге барышында кул эше осталыгы, прическа ясау бәйгеләре дә уңышлы үттеләр. "Тәрбиядән яраладыр тәрбия" номинациясе бәйрәмгә рухи җанлылык биреп, залга ялкын һәм милли көйләрнең тылсымлы бер ямен өстәде. Катнашучылар татар телен белүләрен, шулай ук куелган сынауларга иҗади якын килеп, барлык биремнәрне тырышып үтәделәр: татарча җыр башкардылар, очып-очып биеделәр, бүгенге көн дә онытылып барган гореф-гадәтләребезне күрсәттеләр Дулкынлану һәм бер мәлгә читенсенеп, югалып калу мизгелләре булгаласа да, жюриның сынаулы карашлары төбәлсә дә, кызлар һич кенә дә бирешмәделәр, әкиресенчә, тагын да яхшырак булсын дигәндәй, бар сәләтләрен эшкә җиктеләр, сер бирмәделәр. Хайбуллина Энҗе һәр номерны бөтен нечкәлекләренә кадәр туры китереп үтәп, "Нәүрүз гүзәле" исеменә лаек булды. Сәхнәдә чыгыш ясаучы кызларның барысына да бүләк тапшырылды һәм кызларыбыз "Нәүрүз сылуы", "Нәүрүз чибәре", "Нәүрүз уңганы”, "Нәүрүз остасы" һәм “Нәүрүз тапкыры” номинацияләренә ия булдылар. Бәйрәмне оештыручы, аның художество җитәкчесе Гумерова Голгенә Миннетулла кызы. Кызларыбызга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
“Науруз Гузале-2025 " в медицинском училище . Шесть самых умелых и красивых девушек училища отличались красотой, мастерством и находчивостью. Хайбуллина Энже заслужила звание "Науруз Гузале", исполнив каждый номер в точности до мелочей. Организатор праздника, его художественный руководитель Гумерова Гульгена Минетулловна. Желаем нашим студентам дальнейших успехов!
К списку новостей










