Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 31 ученика |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2026

Яңа Чәчкап мәдәният йортында китапханә, мәктәп белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Һәркемгә дә Ватан бер генә!" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә узды.
Кичә авылыбызның мөәзине Зиганшин Гомәр абыйның моңлы тавышы белән Коръән укуы һәм үтемле вәгазе белән башланып китте. Ветераннар Советы рәисе Шәрәфетдинов Илдар абый үзенең котлауларын җиткезде.
Бөек Ватан сугышы чорыннан алып хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алып , алар хөрмәтенә шигырьләр, җырлар , истәлекләр яңгырады.
Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче Гилязов Альберт Илсур улының авылдаш ир- егетләрне бәйрәм белән котлап язган хатын укып үттек.
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.
#Родина #деньзащитыотечества #мероприятие #праздник #НовоЧечкабскаяООШ #школа -
21 нче февраль халыкара туган тел көне 21.02.2026

21 нче февраль халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган тел – иң татлы тел” дигән тел кичәсе үтте. 8-9 нчы сыйныф укучылары телебезнең матурлыгын, кирәклеген, гүзәллеген аңлаттылар.
Татар теле ул – Тукай теле. Аның шигырьләрендә Туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә да туган телне ярату ватанга тугрылыкка , ата – анага яратуга , хөрмәт итүгә тиң . Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә , аңа Ватанның тарихын белергә ,милли сәнгатен аңларга , яратырга ярдәм итә.
#татарскийязык #язык #роднойязык #праздник #мероприятие #НовоЧечкабскаяООШ #школа -
«Муса Җәлилне бөтен мәктәбебез белән укыйбыз" 16.02.2026

Мәктәптә герой шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган «Муса Җәлилне бөтен мәктәбебез белән укыйбыз" дип аталган акция үтә.
Чара истәлекле датага — исеме батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символы булган шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган.
Акция кысаларында М.Җәлил шигырьләрен укыйбыз, иҗаты һәм китап күргәзмәсе белән танышабыз. -
Котлыйбыз! 16.02.2026

С 9 по 11 февраля 2026 года на базе Республиканского олимпиадного центра "Дуслык" прошёл заключительный этап республиканской олимпиады школьников по родному (татарскому) языку среди учащихся школ с обучением на татарском языке, где приняла участие команда учащихся нашего района. Призёрами этой олимпиады стали:
Абдрахманова Алия и Гимадова Самира - обучающиеся 8 класса Ново-Чечкабской ООШ (учитель - Султанова А.М.) . Поздравляем и обучающихся, и учителей! Молодцы!!! Так держать! Желаем успехов в дальнейшем!
#олимпиада #татарскийязык #мероприятие #НовоЧечкабскаяООШ #школа -
Спорт – сәламәтлек чыганагы 16.02.2026

Спорт – сәламәтлек чыганагы, дигән безнең бабайлар. Укучыларыбыз спорт уеннарын бик яраталар.Тәнәфес вакытында спортзалда балалар тавышы тынып тормый: алар волейбол, баскетбол, теннис уеннарын яратып уйныйлар.
#спорт #теннис #спортивныеигры #перемена #НовоЧечкабскаяООШ #школа -
Халыкара китап бүләк итү көне 14.02.2026

14 февраль – халыкара китап бүләк итү көне. Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла. Шушы бәйрәм хөрмәтенә мәктәп китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит!” дигән бөтенроссия акциясе бара.
Китап укучыбыз Фәтхиев Рамазан китапханәгә бүләк иткән китап үзенең укучыларын көтә. Шулай ук укучыларыбыз бер-берсенә дә күчтәнәч бирделәр. Бүләгегез өчен рәхмәт.
#китап #подарикнигу #акция #мероприятие #книга #НовоЧечкабскаяООШ #школа -
Россиядә Фән көне 09.02.2026

8 нче февраль — Россиядә Фән көне (Россия фәннәре көне) буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1724 елның 8 февралендә (яңа стиль буенча) Петр I указы белән Россия Фәннәр академиясенә нигез салу хөрмәтенә оештырылган.
Безнең мәктәптә дә бу көнгә карата чаралар уздырыла башлады. -
День российской науки 08.02.2026

День российской науки
Этот профессиональный праздник всех учёных, академиков, профессоров, кандидатов, докторов наук, аспирантов и студентов, посвятивших себя служению науке, отмечается ежегодно 8 февраля. Дата выбрана неслучайно, именно в этот день в 1724 году император Пётр I подписал указ о развитии науки, на основании которого была создана первая в стране Академия наук и художеств.
Нынешний День российской науки был учреждён в конце XX века — 7 июня 1999 года.
В СССР День науки отмечался в третье воскресенье апреля, так как в 1918 г. между 18 и 25 апреля В.И.Ленин составил «Набросок плана научно-технических работ» для научного сообщества страны.
Праздник призван напомнить о важности науки для развития общества и технологического прогресса, её исключительной роли в улучшении качества жизни людей.
-
Татарстан Республикасы гербы көне! 07.02.2026

7 февраль — Татарстан Республикасы гербы көне!
Бүген, 7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне.
Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Гербның уртасында канатлы ак барс сүрәте.
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Үз туган илебездә бербөтен булып, иминлектә яшәргә насыйп булсын.
-
"Кошларга ярдәм ит" 26.01.2026

Оста куллар клубы укучылары"Кошларга ярдәм ит" акциясенә кушылды.










