Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 31 ученика |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Әкият сандыгы" курчак театры түгәрәге 07.04.2026

Без ӘКИЯТ яратабыз!
Балаларны нәрсә белән генә кызыксындырсаң да, балалар өчен иң яратканы әкият. Балалар әкиятне тыңларга да, уйнарга да яраталар."Әкият сандыгы" курчак театры түгәрәгенә йөрүче укучылар - нәкъ шундый балалар. Алар үзләре курчаклар ясыйлар һәм шуларны "җанландырып", әкиятләр куялар. Алар нәниләргә күчтәнәч итеп, татар телендә рус халыкының "Түгәрәк күмәч" әкиятен сәхнәләштерделәр. Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбият укытучысы Солтанова А. М. -
Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” X республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе 01.04.2026

Бүген Буа муниципаль районы Яңа Чәчкап төп гомуми белем мәктәбендә Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” X республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге конференция безнең горурлыгыбыз булган, шагыйрь, журналист, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар Союзы әгъзасы, авыл хуҗалыгын мәдәни яктан үстерү отличнигы, унике поэма һәм меңнән артык шигырь авторы, Гаяз Исхакый исемендәге дәүләт бүләге лауреаты – Әхмәт ага Рәшит истәлегенә багышланды.
Конференциядә республиканың төрле районнарыннан килгән педагоглар һәм укучылар актив катнашты. Конференция барышында укучылар үзләренең иң яхшы тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Конференция ел саен Татарстан Республикасы язучылар союзы һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә уза. Бәйрәмгә шагыйрьләрдән- Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рәсимә Гарифуллина, Вәзыйх Фатыйхов, Галия Гайнетдинова, Миләүшә Гильфан, ТР Дәүләт Советы тәрҗемәчесе - Гөлназ Исмәгыйлева, " Гасырлар авазы" журналының баш мөхәрире - Кадыйров Рамил, "Болгар" радиосы алып баручысы- Фаил Гыймадов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор - Газимҗан Шарафутдиновлар кайткан иде. Конференциядә 120 дән артык фәнни- гамәли эш, шигырь, хикәя каралды. Укучыларның күбесе мактау кәгазьләренә ия булдылар.
Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән эшләр югары дәрәҗәдә башкарылган . Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әхмәт Рәшитнең рухи мирасларын өйрәнү, саклау, барлау бүгенге көндә дә дәвам итә.
Конференция бик эчтәлекле, үзенчәлекле, фәнни яктан төгәл , камил итеп оештырылды. Жылы татар милли мохитын тудырып, шушы мохитта укучыларыбызның эшләрен тыңлап, гадел бәяләп утырган язучыларга, укытучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.


-
Всемирный день дикой природы 23.03.2026

Сегодня специалист Государственного природного заказника "Зея буйлары" Ильина Алия Айратовна провела экологические уроки посвященнные Всемирному дню дикой природы.
Ежегодно 3 марта празднуется Всемирный день дикой природы. Целью праздника является напомнить людям о необходимости защиты дикой природы и её обитателей.
Так же с ребятами начальных классов вышли на территорию школы выложить корм для птиц.
#зеябуйлары #урокэкологии #дикаяприрода #защитадикойприроды #мероприятие #НовоЧечкабскаяООШ #школа -
Клади трубку без разговоров! 13.03.2026

-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2026

Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.
Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.
Әни дә сез, апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.
Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр! -
Встреча учащихся с членами президиума Совета ветеранов Буинского муниципального района Республики Татарстан 06.03.2026

В нашей школе прошла интересная и познавательная встреча учащихся с членами президиума Совета ветеранов Буинского муниципального района Республики Татарстан Габдрахмановым Х. К. и Нигьматуллиным И. Ф. Ветераны поделились своими воспоминаниями, рассказывая детям о героическом прошлом нашей страны, её традициях и ценностях. Такие мероприятия помогают молодым людям лучше понимать историю своей родины, воспитывают чувство патриотизма и уважения к старшим поколениям. Такие встречи особенно важны, поскольку позволяют передать опыт и мудрость старших поколений молодёжи, формируя у неё правильное отношение к истории и культуре своего народа.
Мы благодарим им за прекрасное мероприятие, за увлекательный и познавательный рассказ, за интересную беседу.Желаем крепкого здоровья, успехов и надеемся, что такие встречи еще будут и мы будем рады

#патриотизм #мероприятие #УрокМужества #МыПомним #ЧечкабскаяООШ #НовоЧечкабскаяООШ -
Котлыйбыз! 01.03.2026

Последний зимний день ознаменовался спортивным праздником для учителей Буинского района!
28 февраля, в самый канун весны, Лыжная база Буинского муниципального района стала ареной жарких лыжных баталий. Педагогические работники района собрались здесь, чтобы побороться за звание лучших в рамках Спартакиады работников образования-2026. Учителя из нашей школы, Наиля Бикмуллина заняла 1 место, Айрат Габдрахманов занял 2 место.
Молодцы, Поздравляем


Атмосфера была по-настоящему теплой и дружеской.На старт вышли представители всех школ района.
Мы от всей души поздравляем всех, кто занял призовые места. -
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2026

Яңа Чәчкап мәдәният йортында китапханә, мәктәп белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Һәркемгә дә Ватан бер генә!" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә узды.
Кичә авылыбызның мөәзине Зиганшин Гомәр абыйның моңлы тавышы белән Коръән укуы һәм үтемле вәгазе белән башланып китте. Ветераннар Советы рәисе Шәрәфетдинов Илдар абый үзенең котлауларын җиткезде.
Бөек Ватан сугышы чорыннан алып хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алып , алар хөрмәтенә шигырьләр, җырлар , истәлекләр яңгырады.
Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче Гилязов Альберт Илсур улының авылдаш ир- егетләрне бәйрәм белән котлап язган хатын укып үттек.
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.
#Родина #деньзащитыотечества #мероприятие #праздник #НовоЧечкабскаяООШ #школа -
21 нче февраль халыкара туган тел көне 21.02.2026

21 нче февраль халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган тел – иң татлы тел” дигән тел кичәсе үтте. 8-9 нчы сыйныф укучылары телебезнең матурлыгын, кирәклеген, гүзәллеген аңлаттылар.
Татар теле ул – Тукай теле. Аның шигырьләрендә Туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә да туган телне ярату ватанга тугрылыкка , ата – анага яратуга , хөрмәт итүгә тиң . Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә , аңа Ватанның тарихын белергә ,милли сәнгатен аңларга , яратырга ярдәм итә.
#татарскийязык #язык #роднойязык #праздник #мероприятие #НовоЧечкабскаяООШ #школа -
«Муса Җәлилне бөтен мәктәбебез белән укыйбыз" 16.02.2026

Мәктәптә герой шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган «Муса Җәлилне бөтен мәктәбебез белән укыйбыз" дип аталган акция үтә.
Чара истәлекле датага — исеме батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символы булган шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган.
Акция кысаларында М.Җәлил шигырьләрен укыйбыз, иҗаты һәм китап күргәзмәсе белән танышабыз.










