Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
В рамках Месячника безопасности, с целью профилактики дорожно-транспртного травматизма среди обучающихся гимназии проводятся тематические беседы, классные часы на темы : " Дорога из школы домой", "Знай и соблюдай ПДД", "Осторожность вблизи Ж/Д" и т д 06.09.2022

-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 06.09.2022

Быелгы уку елы “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дән башланды.
Мәктәпләрдә яңа дәрес барлыкка килде. Анда дөньяда барган төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләнәчәк. Шулай итеп, гимназиябездә һәр дүшәмбе, беренче дәрестә, сыйныф сәгатьләре узачак.
Бүген һәр сыйныфта киләчәккә хыяллар, Ватан, илебездә булган мөмкинлекләр, “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасы һ.б. турында сөйләштеләр.
Белем көнендә әлеге дәресне иң беренче булып Русия президенты Владимир Путин үткәрде. Дәүләт башлыгы ил өчен һәр кешенең уңышы никадәр мөһим булуы турында сөйләде.
-
Гимназия кунагы - Хоселуис Гомес Родригес 05.09.2022

3 нче сентябрь көнне гимназиядә кызыклы очрашу булды. Укучылар һәм укытучылар инглиз телен камил белүче, Think outside tne dox телләр мәктәбе директоры Хоселуис Гомес Родригес белән очраштылар.
Укучылар кунакны татар халкының милли ризыгы - чәкчәк белән каршы алдылар. Гимназия музеенда 8а сыйныфы укучылары инглиз телендә 100 еллык тарихы булган уку йортының үткәне белән таныштырдылар. Х. Родригес музейның истәлекләр дәфтәренә үз теләкләрен язып калдырды. Сыйныфта укучылар белән әңгәмә дәресләр циклын алып барды, балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Гадәти булмаган очрашу бик кызыклы узды. Хоселуис Гомес әфәндегә укучыларның позитив, кызыксынучан булулары ошаса, укучылар кунакның үзен иркен тотуы, һәр нәрсәдән канәгать, шат калуын үз иттеләр. Очрашу ахырында балалар туган телне белү тиеш, башка телләрне өйрәнү кирәклегенә тагын бер тапкыр инандылар.
-
В рамках Месячника безопасности, акции "Экстремизму-нет!"активисты детских двежений гимназии организовали и провели с обучающимися флеш моб 05.09.2022

-
Памятка по безопасности на железной дороге и объектах железнодорожного транспорта 05.09.2022

НА ЖЕЛЕЗНОЙ ДОРОГЕ ЗАПРЕЩЕНО:
1. Ходить по железнодорожным путям.
2. Переходить и перебегать через железнодорожные пути перед близко идущим поездом, если расстояние до него менее 400 метров.
3. Переходить через путь сразу же после прохода поезда одного направления, не убедившись в отсутствии следования поезда встречного направления.
4. На станциях и перегонах подлезать под вагоны и перелезать через автосцепки для прохода через путь.5. Проходить вдоль, железнодорожного пути ближе 5 метров от крайнего рельса.
6. Проходить по железнодорожным мостам и тоннелям, не оборудованным дорожками для прохода пешеходов.7. Стоять на подножках и переходных площадках, открывать двери вагонов на ходу поезда, задерживать открытие и закрытие автоматических дверей пригородных поездов.
8. Проезжать в поездах в нетрезвом состоянии.
9. Оставлять детей без присмотра на посадочных платформах и в вагонах.
10. Выходить из вагона на междупутье и стоять там при проходе встречного поезда.
11. Прыгать с платформы на железнодорожные пути.12. Устраивать на платформе различные подвижные игры.
13. Курить в вагонах (в том числе в тамбурах) пригородных поездов, в не установленных для курения местах в поездах местного и дальнего сообщения.
14. Бежать по платформе рядом с вагоном прибывающего или уходящего поезда, а также находиться ближе двух метров от края платформы во время прохождения поезда без остановки.Родители! Обратите особое внимание на разъяснение детям правил нахождения на железной дороге. На железной дороге запрещено оставлять детей без присмотра – это может привести к трагическим последствиям. Всегда помните, что находясь на железнодорожных объектах, детей необходимо держать за руку или на руках.
Железная дорога не место для игр, а зона повышенной опасности!
Берегите вашу жизнь и жизнь ваших детей!
-
Ежегодно 3 сентября в России отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом. 03.09.2022

3 сентября в гимназии организованы и проведены тематические беседы, классные часы на тему: "Экстремизму НЕТ!"
-
Бер гасырлык гимназиядә Белем бәйрәме 01.09.2022

1 нче сентябрь – Белем көне. М.М. Вахитов исемендәге гимназия бу бәйрәмне аерым бер дулкынлану белән көтеп алды. Яңа уку елы юбилей елы буларак гимназия тарихына кереп калачак.
Бәйрәм тантанасы дәүләт гимннарын җырлау белән башланып китте. Укучылар башкаруында “Гимназия гимны” да яңгырады. Гимнның авторлары – ветеран укытучылар Рузинә Низамиева һәм Илдар Нуруллин.
Әй мәктәбем, минем уку йортым,
Синдә үтте яшьлек елларым.
Хәтеремдә белемгә илтүче
Һәр сукмагың, синең һәр юлың.
Әй мәктәбем, гимназиям минем,
Син бит минем белем учагым.
Әй мәктәбем, гимназиям минем,
Еллар үткәч, кайтырбыз тагын!
Бәйрәм тантанасына кунаклар күп килде. Шәһәр башкарма комитеты башлыгы Рәфис Галәветдинов гимназия коллективын, кунакларны яңа уку елы башлану белән котлады. Белем көненең барлык буыннарны берләштерүче иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булуын җиткерде. Укучыларның тормышларындагы җаваплы этапны уңышлы үтүләрен теләде. Мәгариф идарәсеннән гимназия кураторы, мәктәпнең элеккеге укучысы Эльвира Хәсәнова, гимназиянең элеккеге директоры, гимназия ветераннары советы рәисе Флера Хисаметдинова да тәбрикләү сүзләрен әйттеләр: “Бер гасырлык гимназиядә уку – зур горурлык. Укучылар, яңадан - яңа белем үрләрен яулагыз! Гимназия данын еракларга яңгыратыгыз! Укытучыларга иҗади уңышлар юлдаш булсын!”
Иң мөхтәрәм кунаклар - ветеран укытучылар да бәйрәмгә күп килгән иде: Х. К. Фәхретдинова, Ф.Т. Шәрәфетдинова, Н.Г. Сираҗиева, Ә.Г. Галимова, Р.Һ. Низамиева, Р.Р. Насретдинова, Р.И. Гыйләҗев, М.К. Гыйләҗева, Е.И. Ярчихин, А.М. Сафронов, техник хезмәткәрләр. Укучылар аларга матур җырлар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, бәйрәм белән котладылар.
Гимназия директоры Л.Б. Зиннәтуллин да килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. Исеме еракларга яңгыраган уку йортының ветеран укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде. Элеккедән килгән традицияләрне саклап, киләчәктә дә, ветераннар салган сукмактан тайпылмыйча, гимназиянең конкурсларда, фән олимпиадаларында югары үрләр яулаячагын әйтте. Уку йортының бүгенге көне матур, киләчәге тагын да матур буласына ышандырды.
Яңа уку елын гимназия зур үзгәрешләр белән башлап җибәрде. Укучыларны яңача ремонтланган ашханә, төзекләндерелгән кабинетлар, интерактив комплектлар белән баетылган сыйныф бүлмәләре каршы алды. Уку йорты базасында өч төрле юнәлешле укыту алып барылачак: гомуми белем бирүче гимназия сыйныфлары, авыл җирлегендәге Әлки башлангыч белем бирү мәктәбе, сәламәтлекләре чикле балалар өчен сыйныфлар.
Балаларның шат авазлары, әти-әниләр, кунакларның алкышлавы, күтәренке рух астында, беренче дәрескә чакырып, җиз кыңгырау чыңлады. Белем йорты йөз дә беренче тапкыр беренче сыйныф укучыларына үз ишекләрен ачты: 35 бала беренче тапкыр парта артына утырды. Кыңгырау тавышы астында йөз дә беренче тапкыр укучылар беренче дәрескә керде. Уңышлар юлдаш булсын аларга! Хәерле сәгатьтә!
Лилия Җәләлова, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы
-
Кырымдагы "Сәләт" лагерена юллама 12.08.2022

2021-22нче уку елы нәтиҗәләре буенча информатика фәненнән югары нәтиҗәләргә ирешкән 4 укучыбыз Казанның IT - паркы тарафыннан Кырымдагы "Сәләт" пионер лагерена ике атналык юллама белән бүләкләнделәр. Бүген Казан вокзалыннан Измайлов Исмаил, Кабелова Софья, Халитова Гөлгенә поездда сәг. 21.45 тә юлга кузгалдылар. .Дүртенче укучыбыз Зиннурова Аиша гаилә сәбәпләре буенча, кызганычка каршы, бара алмады (Команданың җитәкчесе гимназиянең информатика укытучысы Шакиров И.С).

Бу гимназия командасының май аенда републикакүләм Tatar Hack конкурсында катнашып җиңүгә ирешү нәтиҗәсе.Билгеле булганча, 2022 ел Татарстанда- цифрлаштыру елы. Шул уңайдан мәктәп укучылары арасында май аенда IT парк тарафыннан шундый зур чара үткәрелгән иде. Балалар бу конкурста цифрлы проектлар әзерли һәм тәкъдим итә. Безнең гимназия укучылары Буа шәһәре һәм Буа районы истәлекле урыннарын күзаллау өчен төзелгән үзләренең "Intelleсt Track" проекты белән җиңүгә ирештеләр ул конкурста. Ә аңа кадәр гимназия коллективы "Открытая школа" цифрлы проектында катнашып Республика мәктәпләре арасында уздырылган бәйгедә абсолют җиңү яулаган иде.
-
Летняя трудовая практика 7а класса
18.07.2022
Красивый, ухоженный пришкольный участок воспитывает в школьниках эстетические чувства, любовь к родной природе, к сельскохозяйственному труду. Школьный участок – место, где учащиеся приобретают основы экологических знаний, знания дизайнерского искусства. С 5 по 15 июля проходили практику на пришкольном участке учащиеся 7А класса. Ребята разделились на 2 группы, а группы - на звенья. Каждое звено знает свое дело. Одни поливают, другие борются с сорняками, третьи собирают ягоды.
Цветники украшают школьную территорию, поэтому ребята посадили ещё бархатцы, которые принесли из дома, создав при этом красивую клумбу. В огороде тоже кипит работа: полив, прополка, прореживание, рыхление.

Человек не может представить свою жизнь без растений, поэтому очень важно научиться понимать, беречь и создавать живую красоту своими руками. Спасибо ребятам и их руководителям! -
Җәйге практика 07.07.2022

Безнең мәктәп яны тәҗрибә участогында эш һәрвакыт гөрләп тора. Һәр сыйныф укучылары үзләренең графиклары буенча практика үтәләр. Июль аеның матур көннәрендә 6нчы “Б” сыйныф укучылары да мәктәп яны бакчасында эшләделәр. Тәҗрибә буенча иген культураларының һәм яшелчәләрнең үсешен тикшерделәр. Мәктәбебез каршында күзне иркәләп аллы-гөлле чәчәкләр дә үсә. Аларны тәрбияләп тору да укучылар җилкәсенә йөкләнгән.Чәчәклектә дә кызу эш барды: чүп утадылар, су сиптеләр.

Җир хезмәт ярата. Мәктәп яны участогындагы эш зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Балалар мәктәп яны участогын тәртипкә китерү кирәклеген аңлап эшлиләр.







