Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Новости школы.
Сабантуй - 2014
Опубликовано: 08.06.2014
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Бу көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.
Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.
Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.
Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.
К списку новостей








