• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56
Телефон: +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14
E-Mail: entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru,
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ
Руководитель: Хасанова Гульфинур Агзамовна
Год основания учреждения: 1953
У нас учатся: 20, в филиале - 10.
У нас учат: 10, в филиале - 2

Новости школы.

Карга боткасы

Опубликовано: 03.04.2013

Салкын кыш китеп бара. Яз килә! Тиздән язгы эшләр башланыр. Басуларда яңа икмәк үсәр, байлыгыбыз артыр.

  Безнең әби-бабайларыбыз төрки халык буларак, Нәүрүзне билгеләп үткәннәр. Урта Идел буенда яшәгән татар халкы яңа елны март аенда башлап җибәргән. Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Нәүрүз бәйрәменең һәр көне изге дип саналган: сугышлар туктатылган, гайбәт сөйләргә, явызлык эшләргә, каргыш каргарга ярамаган.

  Нәүрүз бәйрәме көннәрендә йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны бала-чага башкарган. Алар Нәүрүз такмагы әйткәннәр, хуҗаларга исәнлек-саулык, бәхет, шатлык, уңыш теләгәннәр. Хуҗалар балаларга йомырка, май, төрле-төрле ярмалар, башка тәм-томнар биргәннәр. Соңыннан балалар җыелган ярмалардан кардан арчылган калкурак урында ботка пешергәннәр. Үзләреннән калган ботканы җылы яктан арып-талып кайткан кошларга калдырганнар. Бу “карга боткасы” дип аталган. Канатларында  җылы яклардан язны алып килгән канатлы дусларыбызга, әле азык булмаган чакта, бу бик яхшы сый булган. 

  Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Рухия Мөһарәм кызы белән берлектә, бу йоланы яңартып, карга боткасы пешерделәр. Үзләре дә, кошлар да тәмле ботка белән рәхәтләнеп сыйландылар. Яз һавасын сулап, бозлар акканны карап, ачык һавада ял итеп кайттылар.



К списку новостей