Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
"Слет одаренных детей" 29.04.2014

На слете одаренных детей участвовала наша ученица 9 класса - Даутова Лейла.Она победитель муниципального тура олимпиады по татарской литературе,учавствовала в республиканском туре.Поздравляем!
-
26 апрель-Тукай туган көн. 26.04.2014

Еллар,гасырлар уза тора.Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар.Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана,күңелдән бер минутка да китми,әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә.Күз ачып йомган арада яшәп калган кыска гомерендә дә даһи Тукай үз халкына күңел байлыгын берничә гасырга җитәрлек итеп язып калдырган.Аның XX гасыр башында язган әсәрләре бүген дә бик актуаль,гүя шагыйрь үлмәгән,тормышыбызның бүгенге күңелсезлек- ләрен күреп,шуларга йөрәге әрнеп иҗат итә кебек.Тукай үз җирлегендә дан казанган,гомеренең соңгы сулышына чаклы халкына хезмәт иткән даһи кеше.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Лилия Калләм кызы ,5-11 нче сыйныф укучылары арасында,Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина үткәрде.
-
Татар халкының милли ризыклары. 25.04.2014

Татар халык ризыклары үзенең милли традицияләре белән бай. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар пешекчеләрне әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар: бал-май, чәкчәк, пәхләвә, кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә һ.б. Алар бу ризыкларны туган көндә, Сабан-туйда, яңа елда, ял көннәрендә пешергәннәр.9-10-11 нче сыйныф укучылары шушы ризыкларның тарихы, ничек пешерелүләре турында сөйләделәр.
-
"Туган телебезгә багышланган КВН" 24.04.2014

Туган җирем идел буе,
Һәр телнең бар туган иле,
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Бугенге КВНда " Сөембикә" һәм "Колшәриф" командалары ярышты.Укучылар кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.Татар халкының милли ризыклары, милли киемнәре турында сөйләделәр.
-
"Газиз туган телем" интеллектуаль викторина 23.04.2014

-
"Тамчы - шоу" 22.04.2014

7 нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты фәненнән үзләренең белемнәрен "Тамчы - шоу" уенында сынадылар.Уенда "Зирәкләр" һәм "Йолдызкай" командалары катнашты.
-
"Бәхетле очрак" 21.04.2014

Бүгеннән мәктәптә Татар теле һәм әдәбияты атналгы башланды. Программа буенча беренче булып 5 нче сыйныф укучылары арасында "Бәхетле очрак" уены үткәрелде." Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасы үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә "Тапкырлар" командасы җиңүче булды.
-
Барыбыз да өмәдә. 19.04.2014

Бүген барлык мәктәп укучылары, укытучылары,техник хезмәткәрләр мәктәп янында, бакчада, күл тирәседә, һәйкәл янында тырышып эшләделәр.
-
"Дуслык" очрашуы 16.04.2014

Бүген Янтуган һәм Ташкичү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы үтте.Укытучы Шиһабетдинов Н.Г.
-
"Хәзинә утравы" 14.04.2014

9 нчы сыйныф укучылары "Хәзинә утравы" уенында 6 төрле каршылыкны җиңеп, утраудагы иң кыйммәтле, җирдәге иң мөһим хәзинә - мәхәббәтне "таптылар"
Ул туган як табигатенә, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт.Әйдәгез, ул хәзинә белән барыбыз да бүлешик!








