Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Илләр һәм континентлар буйлап" 20.01.2015

Мәктәптә география атналыгы башланды.Атналык кысаларында үткәреләсе чараларның планы төзелде. Укытучы Фахрутдинов Тахир Абдулганиевич мәктәп линейкасында укучыларны атналыкның программасы белән таныштырды. Бүген шушы чараларның берсе - "Илләр һәм континентлар буйлап" дигән викторинада 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Нәтиҗәдә 11 нче сыйныф укучылары җиңүче булдылар.
-
"Җиңүнең 70 еллыгы." 17.01.2015

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, һәйкәлләрне тәртипкә китерү, тирә-юнен чистарту оештырылды.
-
2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы. 14.01.2015

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйган. Ел “җәмәгатьчелекнең игътибарын территорияләрне үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү максатларында” игълан ителгән.
Туган авылыбызның Үзәк урамында, шул урамда туып үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Асаф Раимов, ял паркы ясатты. Паркта бик күп агачлар утыртылды. Хәзер ул агачлар, ап-ак бәскә күмелеп, авылыбызга матур бер ямь өстәп торалар.
Башлангыч сыйныф укучылары (җитәкчеләре Валеева Г.А.) кышкы паркка экскурсиягә чыктылар. Туган як табигатенә мәхәббәт һәм авылыбызга ярдәм итүче якташларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан оештырылган экскурсия балалар өчен файдалы һәм кызыклы булды.
-
3нче чирек башланды. 12.01.2015

Кадерле укучылар! Менә 3нче чирек тә башланды. Сезгә бу чиректә зур уңышлар телибез!
-
"Подготовка к ОГЭ" 09.01.2015

В рамках подготовки к итоговой аттестации учеников 9 класса, во время зимних каникул были организованы консультации по математике. Учащиеся индивидуально решали задачи, с помощью учителя (Сыраева Р.М.) обсуждали не решенные задачи.
-
Обучающий семинар для учителей математики 07.01.2015

6 января на базе МБОУ «СОШ № 1» прошел обучающий семинар для учителей математики с участием председателя предметной комиссии по математике РТ Ахвердиева Рустема Фахраддиновича. В мероприятии приняли участие учитель математики нашей школы Замдиханова Р.М. и ученица 11 класса Хайруллова Разиля.
-
"Табышмаклар кичәсе" 07.01.2015

Табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр – халык авыз иҗаты җәүһәрләре.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Р.М. укучылар белән табышмаклар кичәсе оештырды. Кичәдә хайваннар, үсемлекләр һәм әйләнә-тирәлек турында табышмаклар әйтелде.
-
"Кышкы каникул вакытларында спорт уеннары." 06.01.2015

Кышкы каникул вакытларында да укучыларның хоккей мәйданчыгы буш тормый.
-
Яңа ел белән, дуслар! 31.12.2014

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
-
Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме. 27.12.2014

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.
Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
Өр-яңа ел килә, өр-яңа.
Чынлап яңа булсын ул.
Кояш кебек, һәммә кешегә дә
Тигез көлеп торсын ул.
Менә шундый матур теләкләр белән башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмне башлап җибәрде. Җитәкчеләре Фаткуллина Р.М., Валеева Г.А..








