Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бергәләп эшләү күңелле. 29.04.2017

Бүген барыбыз да шимбә өмәсендә. Мәктәп бакчасына кишер, чөгендер, суган утыртылды, агачлар утырттык, тирә-якны җыештырдык.Барлык укучылар. укытучылар,хезмәткәрләр дә өмәдә катнашты.Эш гөрләп барды.
-
Экоотряд эшчәнлеге. 29.04.2017

Экоотряд, экология икеайлыгы кысаларында,слива, чия агачлары утырттылар.
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес. 28.04.2017

Бүген Бөтенроссия тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр үтә. Әлеге дәреснең максаты укучыларны янгын чыгу куркыныч, су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Ачык дәрескә Янтуган янгын сүндерү участогы җитәкчесе- Замдиханов С.А. чакырылды. Ул укучыларны һәрвакыт уяу булырга,үз-үзләрен куркыныч астына куймаска өндәде. Янгын сүндерүчеләрнең эш киемнәре,эш тәртибе белән таныштырды.
-
26 апрель - Габдулла Тукай туган көн. 26.04.2017

Бу көнне татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай туган.Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Л.К. укучлар белән "Үз уеның" бәйгесе үткәрде.Бәйгедә 5-10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар: "Пар ат", "Шүрәле" һәм "Су анасы" исемле командаларга бүленеп, Тукайның тормыш юлы, шигырьләре турында булган төрле бәядәге сорауларга җавап эзләделәр, үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
Башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә китапханәче Садыкова Ф.Ф. әдәби - музыкаль кичә оештырды.Бәйрәм "И туган тел, и матур тел" җыры белән тәмамланды.
-
Мәрхәмәтле булыйк! 25.04.2017

Язгы мәрхәмәтле эшләр дәвам итә. Хокук бозуларны профилактикалау отряды әгъзалары, ветераныбыз Солтан бабайларга, утын кертергә булыштылар.
-
Лидерларны тәбриклибез. 24.04.2017

-
Гаилә белән бергәләп китаплар уку. 24.04.2017

-
#Безбергә. 24.04.2017

-
Халыкара Җир-Ана көне. 22.04.2017

-
Ветераннарга булышу. 21.04.2017

Башлангыч сыйныф укучылары сугыш ветераннарына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.Бүген дә алар Сания әбинең йорт тирәсен кардан чистарттылар, хәл-әхвәлен сорашып кайттылар.Карлар эреп беткәч кабат йорт тирәсен җыештырырга киләчәкләрен әйттеләр.








