МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 65 |
| У нас учат: | 10 |
Новости ДОУ Теремок
Мәктәпкә әзерлек төркемендә мавыктыргыч «Музей серләре» квест-уены узды
Опубликовано: 22.04.2026Габдулла Тукай тууының юбилей елын бәйрәм итү кысаларында, бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә мавыктыргыч «Музей серләре» квест-уены узды. Балалар зур кызыксыну белән музейга сәяхәткә чыктылар һәм татар халкының көнкүрешендә кайчандыр аерылгысыз өлеш булган предметларның серләрен ачарга тырыштылар.
Уен барышында тәрбияләнүчеләр, серле һәм кызыклы тасвирламалар буенча, татар гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән бәйле чын музей экспонатларын эзләделәр. Бу шөгыль ярдәмендә балалар игътибарлылыкны, зирәклекне һәм командада эшли белү сәләтен генә үстереп калмадылар, ә татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм көнкүреш предметлары турында күп яңа нәрсәләр белделәр.
Квест ахырында балалар музей предметларын кулланып рольле уеннар уйнадылар. Алар үзләрен йорт хуҗалары, осталар һәм кунаклар итеп хис итеп, татар тормышыннан күренешләрне уйнадылар. Бу балаларга белемнәрен ныгыту өчен генә түгел, ә узләрен бай милли мәдәниятнең бер өлеше итеп тоярга да ярдәм итте.
К списку новостей





