МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Ромашка» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. Гагарина, д. 11а |
| Телефон: | +7(843)-743-35-09 / +7 (927) 036 67 62 |
| E-Mail: | romash-bua@mail.ru, Buinskiy.Romashka@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ромашка" |
| Руководитель: | Закирова Фарида Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 198 |
| У нас учат: | 27 |
Новости МБДОУ "Ромашка"
Туган Тел – безнең байлыгыбыз!
Опубликовано: 25.02.2026Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу.Туган илебезнең,торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз.Һәр халыкның туган теле –ул,иң элек,аның мәдәнияте,тарихи көзгесе. Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында бакчабызда «Туган Тел – безнең байлыгыбыз»дигән бәйрәме үткәрелде. Балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, традицияләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында, «туган тел» төшенчәсе белән таныштырдык, ни өчен аны туган тел дип атауларын аңлаттык, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләдек. Балалар туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар,милли биюләр биеделәр. Һәр төркемнең балалары билгеле бер милләт вәкилләре иде һәм милли киемнәрдән: татарлар, руслар, чувашлар , башкортлар, хәтта Англия вәкилләре дә бар иде. Һәр төркем үз милли уенын тәкъдим итте.
Мондый чаралар балаларның үз халкының мәдәнияте белән кызыксынуын арттыра, шулай ук киңәйтә һәм тирәнәйтә. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел"җыры белән тәмамланды.
К списку новостей






