Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Куак утыртабыз 10.10.2016

Бик-Үти мәктәбендә озак еллар белем-тәрбия биргән Низамов Азат Нәбиулла улы булышлыгында авыл яны урман посадкасына 9 нчы сыйныф укучылары слива куаклары утырттылар. Азат абый бу изге эш белән күп еллар шөгелләнә, ул утырткан алмагач, чия куаклары авылдашларга мул уңышлары белән куандыра.
-
«Урман утырту көне» акциясе 08.10.2016

«Урман утырту көне» акциясе Татарстанда 2010 елдан бирле уздырыла.Әлеге акциянең максаты – урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны “табигатьнең яшел үпкәсе”н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра ләбаса. Бүген безнең мәктәп укытучылары мәктәп каршындагы паркка 120 төп юкә агачы утырттылар.
-
ГО га 80 ел 04.10.2016 4 нче октябрьдән 4 нче ноябрьгә кадәр мәктәптә гражданлык оборонасына багышланган айлык узачак. Аның максаты – укучыларга гражданлык оборонасының мөһимлеген аңлату. Ай дәвамында мәктәп күләмендә «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» дип аталган ачык дәрес үткәрү; гражданлык оборонасы буенча күнегүләре уздырырга; янгын куркынычсызлыгы, гражданлык оборонасы буенча гамәли дәресләр, күнегүләр, гражданлык оборонасы объектларында төп саклану чараларын өйрәнү буенча дәресләр уздырырга ниятлибез. Бүген мәктәп укучыларына "ГО га 80 ел" дигән видеофильм күрсәтелде.

-
Укытучылар көне 04.10.2016 Бүген укутучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәктәптә зур концерт булды

-
Өлкәннәр көне 01.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Бүген 8-9 сыйныф укучылары төрле елларда мәктәбебездә укыткан өлкән укытучыларыбызны котладыар.
-
Казан өчен тавыш бирик! 21.09.2016 Казанның финалга чыгуы турында билгеле булгач, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте», Instagram һәм Twitterдагы битләрендә халыкка мөрәҗәгать итте. Президент «Казан финалистлар сафында! Татарстан башкаласын яклап тавыш бирик! #200Казан» – дип, Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга чакырды. Тавыш бирүдә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да актив катнаштылар.

-
Көзге кросс 20.09.2016 Бүген мәктәп стадионында 1-9 сыйныф укучылары катнашында көзге кросс үткәрелде.

-
Укучының мәдәни көндәлеге 16.09.2016 Моннан өч ел элек мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге“ дип аталган яңа проект старт алган иде. Әлеге проектның аудиториясе елдан-ел киңәя бара. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга ярдәм итә. Алар сыйныфташлары, әти-әниләре, әби-бабайлары белән музей, театр, китапханә, концерт залларына йөриләр, тарихи урыннарга сәяхәт итәләр.Яңа уку елыннан www.культурныйдневник.рф сайтында интерактив балалар халык картасы барлыкка киләчәк. Анда укучылар - Татарстанның бердәм мәдәни командасы мәдәният учреждениеләренә барулары, үз шәһәр яки районнарында уза торган мәдәни чараларда катнашуы турында сөйли, фотоларын куя, үз сыйныфы, мәктәбе яки гаиләсе командасын терки ала.

-
Татарстан Варислары берлегенең туган көне 15.09.2016

15 сентябрь Татарстан Варислары берлегенең туган көне. Шушы уңайдан укучылар варислар иленә сәяхәт ясадылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гатауллина И.Х. пионер оешмасының тарихы белән таныштырды. Укучылар Варислар оешмасының максатын ачыкладылар. Варисларныңи девизлары, лозунг һәм символлары турында тирәнтен белделәр. Ахырдан “Син беләсеңме?” дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Бәрәңге уңышы 07.09.2016 Мәктәп бакчасында бәрәңге уңышы җыеп алынды.











