Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Әниләр көне 30.11.2015

Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү- һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.
Бүген безнең мәктәптә дә дөньяда иң кадерле булган кешеләр - әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдылар. Әниләрне бәйрәм белән котлап, концерт номерлары яңгырады.
-
Ата-аналар җыелышы 30.11.2015

Мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышы булды. 5 сыйныф җитәкчесе Шарапова Ф.Р. "Китап укуның әһәмияте" дигән темага доклад укыды. Көн тәртибендә терроризмга һәм коррупция каршы көрәш буенча әңгәмәләр иде. Ата - аналарга Госуслуги ЕСИА порталында теркәлү турында да аңлатылды.
-
Сүзлек дәресләре 27.11.2015

Бөек рус лексикографы В.И. Даль туган көненә багышлап, 24 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр мәктәптә Сүзлекләр көненә багышланган төрле чаралар үткәрелде. Сыйныфларда сыйныф сәгатьләре, сүзлек диктантлары булып үтте. Мәктәп китапханәсендә Сүзлекләр һәм Энциклопедияләр күргәзмәсе үткәрелде.
-
20 ноябрь - Бөтенроссия балаларның хокукларын яклау көне 20.11.2015

-
"Шәҗәрәләр - нәсел агачы" II төбәкара фәнни-гамәли конференциясе 19.11.2015

-
Район авыл клублары смотр-кичәсендә уңыш 11.11.2015

"Туган ягым -яшел ишек" дип аталган район күләмендә авыл клубларының смотр-кичәсендә Бик-Үти мәктәбе укучылары коллективы икенче урынга лаек булдылар. Смотр Норлат авыл клубында булып үтте. Укучылар "Картайтырга түгел, яшәртергә, яшәртергә иде бу җирне" дигән әдәби-музыкаль чыгыш күрсәттеләр.
-
Мәктәптә - көзге бал 30.10.2015

-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәрес 26.10.2015

Бүген интернеттан башка тормышны күзаллау да кыен. Балалар да, өлкәннәр дә Интернет челтәрендә “гизә”. Мәгълүмати куркынычсызлык булдыру һәм мәгълүмати культура тәрбияләү белем бирү учреждениесының төп эш юнәлешләренең берсе булырга тиеш.
Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгын булдыру, аларның сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматтан саклау, аралашу кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан 21 октябрь көнне Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәрес булып үтте. Әлеге дәресне математика һәм информатика укытучысы Салаватуллина Ф.Ф. әзерләде. Укучылар Интернет челтәреннән янаучы куркынычның төрләре һәм аңа каршы тору чаралары, интернет-бәйлелек булдырмау турында өйрәнделәр.
- Мини-футболда җиңү 23.10.2015
-
Профориентация буенча тест 22.10.2015

Бүгенге көндә үзеңә якын булган профессияне сайлау, тормышта үз юлыңны табу бик җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күңелеңә ятмаган һөнәрне сайлау кыйммәткә төшәргә мөмкин: мондый очракта профессиягә өйрәнү теләге дә, гомумән, бу һөнәр буенча эшлә дә чамалы гына була, ул бернинди рәхәтлек китерми.Күп очракта сайлап алынган профессия кешенең киләчәктәге тормыш юлын билгели, шуңа күрә укучыны мөмкин булган хаталардан саклап калу, күңеленә якын булган һөнәрне сайлауда ярдәм итү – мәктәпнең төп бурычларыннан берсе.








