Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
- Ягез әле, егетләр! 22.02.2017 Бүген безнең мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-ярыш үткәрелде. "Ягез эле егетлэр" - дип аталган чараны Физкультура укытучысы Низамов М.А. әзерләде.
- "Тел - рухи байлык" 22.02.2017 Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Бүген мәктәптә "Тел - рухи байлыгыбыз" дип аталган телдән ңурнал үткәрелде.
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2017

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Бүген безнең мәктәптә дә Туган телгә багышланган чара үткәрелде. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
Бөтенроссия тыюлык дәресе 20.02.2017 Россиядә Аеруча саклана торган табигый территорияләр елында “Бөтенроссия тыюлык дәресе” дигән уникаль акция старт алды. Акцияне үткәрү өчен интернетта заповедныйурок.рф. онлайн мәйданчыгы эшли башлады.Ресурс Россиянең бөтен саклана торган территорияләренә акциягә кушылу мөмкинлеге бирә. Бүген биология һәм география фәннәре укытучысы Ярмухаметова Ч.А. 1-9 сыйныф укучылары өчен “Тыюлык дәресе” өткәрде.

-
Әфганистан - йөрәк ярасы 15.02.2017 15 февраль - Совет гаскарләре Әфганстаннан чыгарылган көн.10 ел буе барган сугыш Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларарны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә. Шул уңайдан мәктәптә тантаналы чара уздырылды.

-
Мәктәптә педагог - психологлар 09.02.2017

Бүген мәктәптә Буа шәһәреннән килгән педагог-психологлар эшләде. Алар 1, 5 сыйныф укучыларының мәктәпкә адаптация чорын ничек үтүләрен, 9 сыйныфларның киләчәк имтиханнарга карашын, 7-8 сыйныфларда нинди профессия сайлауга өстенлек бирүләрен тикшерделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 09.02.2017

Мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Беренче көн тәртибендә педагог-психолог Мингалиева Г.М. "Балаларның экзаменга психологик әзерлеге" дигән темага чыгыш ясады. Соңыннан башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиуллина Ф.Ф. "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр" темасына доклад укыды.
-
Парламент дәресе 08.02.2017

Быелгы Парламент дәресенең темасы – “Татарстан – 2030: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем”. Стратегиянең үзәгендә – заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше капиталы. Мәктәп укучылары Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нинди өлеш кертә алулары турында үз фикерләрен дә җиткерәчәк. Парламент дәресендә егет-кызлар Татарстанның барлык өлкәләрендәге казанышлары белән дә таныша ала. Бүгенге дәрестә Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы, депутат Залялетдинов Р.З. катнашты.
-
Cтудентлар белән очрашу кичәсе 04.02.2017 Безнең бүген мәктәбебезнең һәм шушы мәктәпне тәмамлаучыларның олы бәйрәме - очрашу кичәсе булып узды. Бу очрашулар безнең традициягә әйләнеп бара.Быелгы очрашуга кунакка бик күп студентлар, эшләүче яшьләр килгәннәр иде. Хәттә моннан 5-10 ел элек тәмамлаганнары да җыелганнар иде бирегә. Ә иң күп санлысы әлбәттә, әле яңа гына студент тормышына аяк басканнар булгандыр мөгаен. Кичә җыр, бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

-
Китап- белем чишмәсе 01.02.2017 Мәктәп укычыларын китап укуга кызыксындыру максатыннан авыл китапханәсе мөдире Загитова Г. мәктәп актлар залында китап күргәзмәсе оештырды.











