Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
2022 нче елның беренче китап укучылары 04.01.2022

2 нче гыйнвар көнне укучылар өчен “Иң өлгер китап укучы” акциясе оештырылды. Алар беренчеләрдән булып авыл китапханәсенә килеп китаплар алырга тиешләр иде. Бу акциядә актив катнашучылар һәм иң өлгерләр, ягъни китапханәгә беренче булып килүчеләр булдылар: Замирә, Раилә-2 нче сыйныф укучылары; Айзилә, Азалия-3 нче сыйныф укучылары; Азат-4 нче сыйныф укучысы; Азалия, Рәзилә-5 нче сыйныф укучылары; Азалия-6 нчы сыйныф укучысы; Язилә-7 нче сыйныф укучысы. Фәридә апалары аларга грамоталар һәм бүләккә матур китаплар тапшырды. Афәрин, балалар! Һәрвакыт китаплар дөньясына ашкынып, алар белән дус булып яшәгез.
-
Весёлые каникулы/ Күңелле каникуллар 31.12.2021

Укучыларның күңелле каникуллары башланды. Алар өчен каникул көннәрендә дә матур чаралар оештырылачак. 5 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә кышкы табигатькә чыктылыр. Көн салкын, әмма матур, саф һава, тирә-якта- ап-ак кар. Сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт.
Начались весёлые каникулы. Ребята 5 класса вместе с классным руководителем вышли на природу. Наслаждались зимней природой, играли на снегу. Было весело и полезно для здоровья.
-
Каникулның беренче көннәре/ Первые дни каникулов 31.12.2021

Каникулның беренче көнендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Аксу авылы китапханәсендә “Яңа елда тылсымлы уеннар”дигән тамаша үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында укучылар өчен кызыклы уен-бәйгеләр оештырылды. Җитәкчесе китапханә мөдире-Нургалиева Ф.Җ.
В сельской библиотеке для учащихся начальных классов под руководством Нургалиевой Ф.З. организовалась игра-конкурс на тему “В Новом году фантастические игры”.
-
С Новым Годом ! 30.12.2021

Уважаемые коллеги, дорогие друзья!
Поздравляем Вас от всей души с Новым 2022 годом! Новый год пусть станет для вас годом стабильности и созидания. Пусть наступающий год будет щедрым на добрые дела, радостные события и приятные сюрпризы. Желаем отличного здоровья, благополучия, больших творческих успехов, исполнения всех заветных желаний, мира, оптимизма и огромного человеческого счастья!
Администрация МБОУ «Аксунская СОШ"
-
Галимҗан Шәрәфкә 125 яшь 29.12.2021

29 нчы декабрь-авылдашыбыз, бөек галим Г.Шәрәфкә 125 яшь тулды. Ул-тел белгече, галим, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы. Авыл китапханәсе белән берлектә укучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Профессор Рәмзи Вәлиевнең “Фаҗига” китабы буенча Г.Шәрәфнең биографиясе, эшчәнлеге турында сөйләшенде. Укучыларга авылыбыз белән бәйле кызыклы фактлар китерелде. Г.Шәрәф белән бәйле китаплардан, фотолардан күргәзмә оештырылды.
-
КВН 28.12.2021

2021 нче ел Россиядә фән һәм технологияләр елын йомгаклау кысаларында мәктәбебездә 10-11 нче сыйныф укучылары белән КВН үткәрелде. Биремнәр һәм сораулар физика, биология, химия фәннәренә нигезләнеп әзерләнгән иде. Җитәкчесе- биология укытучысы Шәфигуллина Д.М.
Провели КВН в рамках закрытия “Года науки и технологий в России”.
-
Ёлка-ёлка, без сине сагынып көттек ел буе... 28.12.2021

Башлангыч сыйныф укучылары өчен күңелле ёлка бәйрәме үтте. Укучылар бик үзенчәлекле костюмнардан килгәннәр иде. Бәйрәм программасында җырлар, биюләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләр, юмористик чыгышлар урын алган иде. Укучылар бик матур чыгышлар ясадылар. Зал да бик матур итеп бизәлгән.
-
Бал-маскарад 28.12.2021

Урта һәм югары сыйныф укучылары да Яңа ел бәйрәменә бик тырышып әзерләнгәннәр. Берсеннән берсе матур биюләр күрсәттеләр, яңадан яңа җырлар башкардылар, кызыклы скетчлар уйнадылар, музыкаль каймаклары искиткеч булды. Бер укучы да читтә калмады. Афәрин, укучылар. Яңа елда да бердәм булып, тырышып укырга һәм бәйрәмнәр итәргә булсын.
-
Безнең горурлыкларыбыз 28.12.2021

27 декабря в Буинске прошла новогодняя ёлка для детей, достигших особых успехов в учебе, спорте и творчестве. Торжество состоялось в Буинском драматическом театре, где им вручили подарки от Главы района Раниса Камартдинова. С наступающим Новым годом ребят так же поздравили депутат Госдумы РФ Ильдар Гильмутдинов и депутат Госсовета РТ Шакир Ягудин. Среди таких ребят были и наши активисты Самитова Алина-ученица 7 класса и Галяутдинов Салават-ученик 11 класса. Поздравляем их с достигнутыми успехами и желаем ёще больших успехов во всем.
27 нче декабрьдә укуда, спортта һәм иҗатта зур уңышларга ирешкән укучылар өчен Буа драма театрында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм район мәгариф җитәкчесе Н.А.Македонская инициативасы белән Яңа ел бәйрәме оештырылды. Бу тантанада безнең мәктәп укучылары Сәмитова Алинә белән Галяутдинов Салават та катнашты. Укучыларга бүләкләр тапшырылды һәм зур уңышлар, энтузиазм һәм яңа җиңүләр теләнде.
-
Каникуллар башлана/Начинаются каникулы 28.12.2021

Каникулга китәр алдыннан укучыларга, линейкага җыелып, тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре искә төшерелде. Бигрәк тә бәйрәм көннәрендә пиратехник әйберләр белән сак булырга; газ һәм электр приборлары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә; төрле авырулардан сакланырга; халык күп җыела торган урыннарда бик йөрмәскә; кибетләргә, җәмәгать урыннарына барганда Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә; юлда йорү кагыйдәләрен сакларга; бер-беребезгә һәм тирә-ягыбыздагы кешеләргә игътибарлы булырга диелде. Каникул көннәрендәге эш графигы һәм планы белән таныштырылдылар. ОГЭ, ЕГЭ, ВПР ларга әзерлек буенча консультацияләр оештырылачак.






