Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
115 лет рождения поэта-героя М.Джалиля/ Герой шагыйрь М. Җәлилгә 115 яшь. 16.02.2021

15 нче февральдә герой шагыйрь М.Җәлилгә 115 яшь тулуга багышланган “Гомрем минем моңлы бер җыр иде...” дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф.Хәйруллина үткәрде. Анда 1-10 сыйныф укучылары актив катнашты. Шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен язган шигырьләре, “Моабит дәфтәрләре” циклыннан патриотик шигырьләре, шагыйрь батырлыгына багышланган җырлар яңгырады.
-
М.Җәлил иҗатына багышланган күргәзмә 16.02.2021

Мәктәп китапханәсендә М.Җәлил китапларыннан һәм М.Җәлилнең үзенә багышланган китаплардан бик бай күргәзмә оештырылды. Укучылар бик кызыксынып карадылар.
-
Иң күп китап укыган класс 16.02.2021

2020 елда авыл китапханәсенә йөреп, иң күп китап укыган укучылар, класслар билгеләнде. Иң күп китап укыган класс дип, 2 нче сыйныф укучылары танылды. Аларга китапханә мөдире тарафыннан грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин, балалар! Һәрвакыт шулай китаплар белән дус булыгыз. Грамоталы һәм зыялы кешеләр булырсыз.
-
Всероссийские онлайн-акции по естественнонаучной направленности 16.02.2021

13 февраля 2021 года в МБОУ «Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ» проходила Всероссийская онлайн-акция по естественнонаучной направленности «Подарю книгу» в честь Дня книгодарения. Участникам предлагалось написать небольшую рецензию-отзыв на одну из прочитанных книг об экологии и подарить книгу друзьям, родственникам, соседям, волонтерам, другим людям или организациям (детским домам, библиотекам, больницам). Материалы размещались в социальных сетях под хэштегами #ДрузьяЗемли #Подарюкнигу #ДарюКнигу и т.д. А также дублируются в инстаграм-аккаунте школы (https://instagram.com/aksunskii?igshid=9xnr9j6h9kqk). Из нашей образовательной организации в акции приняло участие 17 участников. Следующая акция «Экоподарок Защитнику» пройдет 20 февраля 2021 г. Для того, чтобы принять участие необходимо изготовить полезные подарки из отходов к 23 февраля. Фото- и видеоматериалы процессов изготовления подарка разместить в социальных сетях с указанием хештега: #ЭкоподарокЗащитнику, #СпасиПланетуВфеврале, #ДрузьяЗемли
Ссылки на публикации в социальных сетях высылаются на эл. почту: aksu3@rambler.ru.
-
День памяти воинов-интернационалистов. 15.02.2021

15 февраль - кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне - интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Вафат булганнарны искә алабыз, безнең арада яшәүчеләрнең кичерешләрен уртаклашырга телибез. Шул датаны билгеләү максатыннан Әфган сугышында һәлак булып калган авылдашыбыз Әхмәтов Фәритнең абыйсы Шәрәфелислам абый мәктәбебезгә очрашуга килде. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган рәхимсез сугыш җилләре. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.
-
Выставка, посвященная году родных языков и единства народов в Татарстане/ Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә 12.02.2021

Мәктәп китапханәсендә Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата күргәзмә оештырылды. Анда Президентыбыз указлары, кабул ителгән ел билгесе, туган телебезгә багышланган китаплар, фотоальбомнар урын алган.
-
Итоговое собеседование по русскому языку 11.02.2021

10 февраля состоялось итоговое собеседование по русскому языку для учащихся 9 класса. Собеседование-это допуск к государственной итоговой аттестации. Учащиеся должны были выполнить 4 задания. Наши учащиеся все справились с заданиями. А для тех, кто не смог сдать его с первого раза или не смог прийти на экзамен по уважительной причине, будет организована пересдача 10 марта или 17 мая 2021 года.
-
Волшебные слова/Тылсымлы сүзләр илендә 10.02.2021

В рамках года родных языков и народного единства в Татарстане для учащихся начальных классов в сельской библиотеке было организовано мероприятие на тему: “Волшебные слова”. Они читали стихи поэтов о волшебных словах.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тылсымлы сүзләр илендә” дигән темага авыл библиотекасында түгәрәк өстәл оештырылды. Укучылар “тылсымлы сүзләр” турында шигырьләр укыдылар. Матур сүзләрне күбрәк кулланырга кирәклеге турында нәтиҗә ясалды.
-
“Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” эшчәнлегенә багышланган конференция 09.02.2021

8 нче февраль көнне Казан кооператив институтының татар мәдәният үзәгендә “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Конференция татар телендә барды. Ул Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Фән көнендә “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага уздырылган сочинениеләр конкурсына нәтиҗә дә ясалды. Чара Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәге, гуманитар фәннәр һәм чит телләр кафедрасы һәм Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов башлап җибәрде. Узган гасырларда яшәгән меценатлар эшчәнлегенең әһәмиятенә тукталып, көнүзәктә торган чараны оештырган Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиевага рәхмәтен җиткерде. Конференциядә бик күп күренекле шәхесләр чыгыш ясады. ЗООМ аша элемтәдә булган шәхесләр арасында Буа районы Аксу урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Ф. һәм 7 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Алсинә дә чыгыш ясадылар. Сочинение конкурсында катнашучыларга дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Я люблю читать книги/Мин китап укырга яратам 07.02.2021

“Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңае белән 5 нче февральдә мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында 2020 нче елда иң күп китап укучылар билгеләнде. Укучылар бу чарага бик матур шигырьләр, әкиятләр сөйләргә өйрәнгәннәр иде. Бүләкләү тантанасы бик матур бәйрәмгә әйләнде. Балалар, китап белән дуслыгыгызны югалтмагыз, иң якын дустыгыз булган китапларны онытмагыз.






