Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов Бугульминского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1нче урта гомуми белем мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423237,Республика Татарстан, г. Бугульма, ул. Владимира Ленина, д. 33 / 423237, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Владимир Ленин урамы, 33 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-946-83-54 |
| E-Mail: | S1.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ СОШ №1/ 1нче урта мәктәп |
| Руководитель: | Кузнецов Алексей Сергеевич |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 929 учеников/ 929 укучы |
| У нас учат: | 54 учителей/ 54 укытучы |
Новостной блок
Мәктәптә кунакта.
Опубликовано: 06.02.2013
31 гыйнвар көнне шәһәребезнең 1нче балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбиячеләре белән 1 нче мәктәпкә кунакка килделәр. Иң беренче эш итеп, кунаклар мәктәп китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Анда китапханәчебез Надежда Павловна балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, яңа китаплар турында сөйләде, кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Балалар кечкенәләр өчен чыгарылган китаплар белән таныштылар, укып күрсәттеләр.
Соңыннан кунаклар 1 нче сыйныф укучылар белән үткәрелгән ачык татар теле дәресендә булдылар.” Татарча сөйләшәбез” темасына татар теле укытучысы Волкова Л.М. җитәкчелегендә түгәрәк өстәл артында үткәрелгән дәрестә кунаклар, укучылар белән бергә төрле уеннар уйнадылар, бик күп темаларга әңгәмә кордылар. Дәрес бик җанлы һәм кызыклы үтте. Укучылар кунакларга ” Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кечкенә дусларыбыз да буш кул белән килмәгән.. Алар өлкән дусларына үз куллары белән ясаган картина бүләк иттеләр.
Кунаклар бик сөенеп кайтып киттеләр, ә өлкән дусларын инде үзләренә кунакка чакырдылар.
К списку новостей











