Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
| Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
| E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевская основная школа |
| Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 64 ученика / 64 укучы |
| У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
УНИВЕРСИТЕТ ТАЛАНТОВ 06.06.2016

Команда во главе ЗДВР Мукминовой Х.К. и учащихся 9 класса Имамовой Д.,Алайдиновой Д.,Мияссарова И.,Магалимова Р. участвовала в республиканской главной коммуникационной и демонстрационной площадке Университета Талантов.
Тема выставки 2016: «Экосистема для развития талантов и проектного олимпиадного творчества молодежи»
Деловая программа «Экосистема для поддержки талантов» для руководителей органов местного самоуправления, предприятий, образовательных организаций, экспертов и наставников Бугульминских школ.
Молодежная программа включила в себя поисковый квест «Мой город. Мой талант» для молодежи с выраженным интересом к физике, химии, биологии, математике, информационным технологиям и обществознанию, для ребят, занятых научно-техническим, социальным и предпринимательским творчеством.В ходе квеста участники познакомились с возможностями новых олимпиад и конкурсов Государственной программы «Стратегическое управление талантами в РТ 2015-2020 гг» в 2016, приняли участие в игровом кастинге.
Прошла публичная защита проектных решений перед Экспертным Жюри Территории. Отбор лидеров квеста и принятие решения об участии лидеров в МШТ олимпиад .
-
ҮЗ МӘКТӘБЕҢӘ БУЛЫШ ! ПОМОГИ СВОЕЙ ШКОЛЕ! 01.06.2016

Кодаш мәктәбендә акция май аенда ук башланды.
Мәктәпнең бакчасын елдагыча бушка Җиһаншин Илдус сөреп бирде. Рөстәм Мусалимов биргән 3 мең акчага 10 төп алмагач утырттык. Эльвира Мирзахметова, Раил Мөэминов 2 меңлек фоторамалар, Мөнирә Мөэминова 2 меңлек картина бүләк итте. Шулай ук 2016 елгы чыгарылыш укучылары (с\җ Мияссарова Н.М.) картина бүләк иттеләр. . Сафаровлар гаиләсе башлангыч сыйныф кабинеты тәрәзәләренә жалюзилар куйды. Рәхмәт сезгә!
Элеккеге укучылар арасында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан һәм хәзерге вакытта нефть өлкәсенде эшләүчеләр дә бар. Шулай ук теләге булган һәркемнең матур мәктәбебезне, туган якны өйрәнү музеен бизәүдә үз өлешен кертүен көтеп калабыз.
Озакламый мәктәпнең юбилее да көтелә бит...
-
" Гүзәллекне үзебез тудырабыз" акциясе 30.05.2016

Бүгеннән мәктәп буенча шушындый акция игълан ителде.
Максаты- МӘКТӘП территориясен төрле тематик композицияр ярдәмендә тагы да матурлау.
Ландшафт дизайнерлары безнең укучылар арасында да үсә бит.
Нәтиҗәсен август аенда яңа фотоларда күрерсез.
-
"Иң күп китап укучы " конкурсы җиңүчесе ачыкланды 26.05.2016

Ул 2 нче сыйныф укучысы Камил Сәфаров. Булдырдың! Афәрин!!!
-
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ яңгырады 25.05.2016

Соңгы звонок яңгырый — сихри аваз —
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе — Үзгәртә дә куя язмышны.
Бүгенгесе, менә бүгенгесе
Нигә китми һаман күңелдән?
Нигә чыңлый бүген болай озак, Ник ул чәчәкләргә күмелгән?
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый,
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау!
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп,
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Сау бул, мәктәбем,
Мин онытмам сине!
Сау булыгыз, сөекле укытучыларыбыз! Без онытмабыз сезне!
Безнең мәктәп — иң матур мәктәп! Бу — иң якты мәктәп!
Безнең мәктәп — иң кадерле мәктәп!
-
Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы татар мәктәпләре белән иҗади хезмәттәшлек 19.05.2016

Тема семинара
Реализация концепции многоязычия в условиях новой образовательной реальности
Укыту-тәрбия эшчәнлегендә күптеллелек концепциясен тормышка ашыру
Бөгелмә МР мәгариф идарәсенең милли эшләр бүлеге җитәкчесе,Фәүзия Тагировна Махмутова, Бөгелмә МР татар мәктәпләре , Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы татар мәктәпләре директорлары, татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты.
Семинар эчтәлеге
«Тукай безнең күңелләрдә” кул эшләре күргәзмәсе
“Дуслык” балалар оешмасының сборы
Тема: «Дуслык күпере”
Түгәрәк өстәл «Укыту-тәрбия эшчәнлегендә күптеллелек концепциясен тормышка ашыру»
Дәресләр панорамасы
“Рәвеш турыныда гомуми төшенчә” Татар теле, 6 сыйныф
“Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була” Әдәби уку, 2 сыйныф
“Summer is fun” Инглиз теле, 5 сыйныф
Дәрестән соң эшчәнлек
“Һәрвакыт эзләнүдә бул!”
Фәнни-эзләнү эшчәнлеге белән таныштыру
“Тәүге баскыч”-
“Чишмәкәй” Кодаш балалар бакчасы белән хезмәттәшлек
“Остаз – Шәкерт” проекты
-
Профтестирование 11.05.2016

Среди учащихся IX класса прошло тестирование по профессональной ориентации в рамках воспитательной работы в образовательных организациях Республики Татарстан.
-
" Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг"
07.05.2016
Митингта Кодаш мәктәбе укытучылары, укучылары " ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК" акциясендә катнаштылар. Сугыш һәм тыл ветераннарын котлап бүләкләр тапшырдылар.
"Сугышчан дан " агитбригада чыгышын күрсәттеләр. Мәктәптә чәй табыны артында концерт номерлары белән дә чыгыш ясадылар. Өлкәннәрдән зур рәхмәтләр ишеттек.
-
Ветеранга бүләк акциясе 04.05.2016

" Дуслык" балалар оешмасы варислары Җиңү көненә сугыш һәм хезмәт ветераннарына бүләкләр ясадылар.
Аеруча 7-8 нче сыйныф кызлары актив булдылар.
-
Бердәм батырлык дәресе 03.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылаү уңаеннан " Кодашлар Җиңү парадында" дигән бик кызыклы кичә узды. Аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Халисә Кәбир кызы оештырды. Батырлык дәресе 1945 елның беренче Җиңү парадын видеодан карау белән башланды. Кодаш авылыннан Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта өч кеше катнашкан. Алар 2009 елда- Хакимов Марат, 2013ел- Хайруллин Айнур, 2015 елда - сугыш ветераны Мияссаров Гыйлемхан абый. Кунаклар очрашуда истәлекләр белән бүлештеләр, теләкләрен әйттеләр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Айнур абыйлары маршировать итеп күрсәтсә, 86 яшьлек Гыйлемхан бабай моңлы итеп җырлап та күрсәтте. Ахырдан укучылар истәлеккә бүләк тапшырдылар. Истәлеккә фотога төштеләр.


















