• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль учреждениесе “Родничок” гомум бюджет үсеш төрендәге Кодаш балалар бакчасы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423228, Республика Татарстан, Бугульминский район, село Кудашево, улица Заря, 38А
Телефон: +7(855)-945-30-62
E-Mail: DOKudash.Bug@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Кудашевский детский сад
Руководитель: Хисматова Эльмира Шавкятовна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 21 воспитанников
У нас учат: 4 воспитателя

Наша жизнь/Безнең тормыш

"Туган тел" көне

Опубликовано: 21.02.2013

 

Әйе, балаларны үз ана телебездә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә иң мөһим мәсъәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазлары дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте бик зур.

Без дә 21-нче февраль – “Туган тел” көнен бакчабызда ел да искә алабыз. Әлбәттә инде бу көнне Г.Тукайның “Туган тел” җырын тыңлап һәм җырлап ана телебезгә хөрмәт тәрбияләүдән башладык. Аның иҗаты күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Балаларның телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда курчак һәм бармак театры, бармак уеннары, сүзле уеннар аерым бер урын тота. Без дә балалар белән берлектә  курчакларны җанландырып аларга бик таныш булган “Шалкан”, “Куян белән Төлке” әкиятләрен уйнадык. “Чуар тавык”, “Йомры икмәк” әкиятләрен бармак театры ярдәмендә сөйләделәр. Балалар бик теләп рольләрне үзләре сайлап, һәр геройга тавышны һәм хәрәкәтне туры китерергә тырышып уйнадылар. Ә инде балалар тормышында уеннар гел башка урын алып тора. Без “Әйдәгез, уйныйбыз” диюгә балаларыбыз бик теләп халык уеннарыннан “Зәңгәр чәчәк”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” уйнадык. Балаларны ана телендә сөйләшергә өйрәткәндә, туган телебезгә хөрмәт тәрбияләгәндә әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗатының ярдәме бик зур. 



К списку новостей