Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №33 «Аленький цветочек» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423234, Республика Татарстан, Бугульминский район, город Бугульма, улица Газинура Гафиатуллина, 28 А |
| Телефон: | +7(855)-944-37-40 |
| E-Mail: | DO33.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 33 |
| Руководитель: | Ахметзянова Эльвира Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников |
| У нас учат: | 28 педагогов |
Новости ДОУ № 33
Тукай безнең күңелләрдә
Опубликовано: 24.04.2015
Бүген бакчабызда, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 елга багышланган, “Тукай безнең күңелләрдә” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Кичә кысаларында балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация карадылар, татар һәм рус телендә шигырьләр укыдылар, уртанчылар төркеме балалары “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерделәр. Бәйрәмебез татар халык уеннары белән үрелеп барды. Кичә татар теле “гимны” - “И туган тел, и матур тел” җыры белән тәмамланды.
Мондый кичәләр олуг шагыйребезнең әсәрләренә кызыксыну, туган телең белән горурлану хисен тәрбияли, балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә зур ярдәмче булып тора.
К списку новостей













