Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №27 "Золотой ключик" Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Золотой ключик" 27 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423241, Республика Татарстан, район Бугульминский, город Бугульма, улица Николая Гоголя, 69 |
| Телефон: | +7(855)-949-42-27 |
| E-Mail: | DO27.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 27 |
| Руководитель: | Косякова Светлана Александровна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 152 ребенка |
| У нас учат: | 22 педагога |
Навруз
Опубликовано: 20.03.2015Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, озын гомер теләгәннәр.Балалар, өй саен йөреп, кешеләрне бәйрәм белән котлаганнар, шаян такмаклар әйткәннәр.
Безнең балалар бакчасында да Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәм иртәсе башланганчы, балалар, тәрбияче апалары белән бергә, төркемнән-төркемгә кереп, изге теләкләр теләп, такмаклар әйтеп, сый-бүләк җыйдылар. Аннары бергәләшеп,бәйрәмчә бизәлгән залга, бәйрәм иртәсенә килделәр.
Бергәләшеп матур итеп җырладылар, биеделәр, халык уеннарын уйнадылар. Ямь өстенә ямь өстәп, бәйрәмгә Кыш белән Нәүрүзбикә килделәр. Төрле ярышларда, конкурсларда көч сынашып караганнан соң, Кыш бабай үзенең җиңелүен белдерде һәм тәхетен булдыклы, акыллы, чибәр Нәүрүзбикәгә калдырып китте. Бәйрәм бик күңелле үтте.
К списку новостей











