Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108 |
| Телефон: | +7(855)-944-70-35 |
| E-Mail: | DO20.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 20 |
| Руководитель: | Морозова Ирина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 130 детей |
| У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
"В наше время знает каждый, что с огнём нельзя играть!"
Опубликовано: 30.04.2025.jpg)
В преддверии Дня пожарной охраны в МБДОУ № 20 «Ладушки» приехал экипаж пожарной машины. Этот визит стал не просто развлекательным мероприятием, а важным шагом в воспитании у детей культуры безопасности. Воспитанники встретили пожарных стихами и сладким угощением. Сотрудники пожарной охраны в доступной форме объяснили дошколятам причины возникновения пожаров, рассказали о первичных средствах пожаротушения, напомнили правила безопасного поведения. Особый эмоциональный отклик вызвала демонстрация костюма пожарного, приспособлений для тушения пожара, размещенных в машине, и конечно, возможность побывать внутри неё. В ходе встречи ребята усвоили главный урок - соблюдение простых правил, таких как не играть со спичками, электроприборами, может спасти жизнь. Многие малыши выразили желание в будущем стать пожарными и помогать людям в трудной ситуации.
Безнең заманда ут белән уйнарга ярамаганны һәркем белә!
Кешелек дөньясы бүген ут куркынычы булган предметлар белән тулы дөньяда яши, алар барысы да балаларның күз алдында. Алар белән саксыз мөгамәлә иткәндә, олыларның күз-колак булмаулары аркасында фаҗигале нәтиҗәләргә китерә торган янгыннар килеп чыга. Зыян күрүчеләргә ярдәмгә героик һөнәр ияләре, көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куючы янгын сүндерүчеләр килә. 30 апрельдә Россиянең янгын сүндерү хезмәтенә 376 ел тула.
20нче «Ладушки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүгә – аларны тәрбияләүнең аерылгысыз өлешенә, яшь ата-аналар да, педагоглар да аерым игътибар бирәләр. Янгыннан саклау көне алдыннан барлык яшь төркемнәрендә янгыннарның килеп чыгу сәбәпләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү чаралары турында белемнәрне ныгытуга, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышуга һәм утның кеше өчен дус һәм дошман буларак төшенчәсен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар узды. Кече һәм урта төркемнәрдә янгын чыгу һәм ут белән уйнау нинди зыян китерергә мөмкин булган предметлар турында күзаллауны «Кечкенә шырпы – зур бәла», «Шырпыга тимә - шырпыда ут!» дигән әңгәмәләр аша бирделәр, ә балалар бакчасы буенча экскурсия янгын сүндерү сигнализациясе, янгын сүндерү тартмасы, янгын сүндерү телефоны номеры белән танышуга ярдәм итте. Әзерлек төркемендә «Яшь янгын сүндерүчеләр ярдәмгә ашыга» дәресе узды. Балалар янгын сүндерүче һөнәре турында танышканнан соң, коллектив аппликациядә иҗат иттеләр.
Бу чараның иң югары ноктасы - балалар бакчасына янгын сүндерү машинасының килүе. Бу очрашу күңел ачу чарасы гына түгел, ә балаларда куркынычсызлык культурасы тәрбияләүдә мөһим адым булды. Балалар янгын сүндерүчеләрне шигырьләр һәм татлы сый белән каршы алдылар. Янгын сагы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын чыгуның сәбәпләрен аңлаешлы формада аңлаттылар, куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр. Янгын сүндерүче костюмын, машинада урнаштырылган янгын сүндерү җайланмаларын күрсәтү һәм, әлбәттә, аның эчендә булу мөмкинлеге аеруча эмоциональ хәләт тудырды. Очрашу барышында төп дәрес үзләштерелде - шырпы, электр приборлары белән уйнамау кебек гади кагыйдәләрне үтәү гомерне саклап кала ала. Күп кенә сабыйлар киләчәктә янгын сүндерүчеләр булырга һәм авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләк белдерделәр.
К списку новостей




















