Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Укытучылар көне уңаеннан 05.09.2021

4 нче октябрь мәктәпкә районыбыз җитәкчеләре Ринат Газизуллович (район башлыгының урынбасары), Дарина Зайтуновна (район мәгариф бүлеге җитәкчесе), Дробышева Марина Васильевна (мәгариф эшчеләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе) һәм авылыбыз башлыгы Мәхмүт Шайхуллович килде. Мәктәп коллективын укытучылар көне белән котлап мәктәптә куп еллар эшләгән укытучыларыбызны, эшчеләребезне почет грамоталары белән бүләкләделәр. Хезмәттәшләребезгә ныклы исәнлек, тагында зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Мәктәпкә килгән җитәкчеләр барысыда укытучы булып хезмәт юлларын башлап җибәрделәр, күп еллар мәктәпләрдә балаларга белем бирделәр. Хөрмәтле коллегалар!!! Сезне чын күңелдән укытучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә түземлелек, гаиләгездә тынычлык, тормышыгызда ак бәхетләр, сәламәтлек телибез Һәм дә Сезгә зур hәхмәтләләребезне җиткереп калабыз.
Мәктәп коллективы исеменнән мәктәп директоры И.Ш Халиуллин. -
Александр Невскийның тууына 800 ел 03.09.2021

-
Белем көне - 1 сентябрь. 01.09.2021

-
"Соңгы кыңгырау - 2021" 22.05.2021

Бүген 22 нче май көнне мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә әти-әниләр, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Талипов Альберт Мәгсүмович, авылыбыз җирле үзидарә башлыгы Насибуллин Мәхмүт Шәйхуллович укучыларны бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр. 1 нче, 9 нчы сыйныф укучылары җыр һәм шигырьләр аша укытучыларга, мәктәпкә булган рәхмәтләрен җиткерделәр. 9 сыйныф укучыларына уңышлы итеп экзаменнарын биреп, аттестат алуларын телибез.
-
9 Май - Җиңү бәйрәме! 08.05.2021

8 май көнне Татар Кандызы авылында, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантана узды. Мәктәп укучылары һәм укытучылар, авыл халкы һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен авылыбыз уртасында урнашкан Һәйкәл янына җыелдык, әлеге көннең мөһим булуын һәм күңелләребездә һәрвакыт саклануын исбатладык.
-
Регионара семинар. 22.04.2021

22 апрель Татар Кандызы мәктәбендә татар теле укытучыларының регионара семинарын уздырдык. Анда Башкортостан, Оренбург өлкәсе һәм Баулы районы укытучылары, мәктәп җитәкчеләре, методистлар катнашты.
Семинар бик оешкан төстә үтте. Беренче өлештә ачык дәресләр күрсәтелде. Укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Икенче өлештә авылдашыбыз, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановка 80 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде. Кунаклар икмәк музеенда, картиналар галереясенда экскурсиядә булдылар. -
"Татар кызчыгы-2021" 18.03.2021

18 нче март Баулының бишенче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасында "Татар кызчыгы-2021" район бәйгесе узды. Конкурста авыл һәм шәһәр балалар бакчасыннан барлыгы 11 кечкенә кыз катнашты. Бәйгедә Татар Кандызы мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балар төркемендә тәрбияләнүче Муллаянова Кәмилә Булат кызы катнашып "Иң нәни кыз" номинациясендә җиңүче булды.
Бәйгегә әзерләүче җитәкчеләребез: Закирҗанова Тәнзилә Мөхәммәтнур кызы һәм Кашапова Роза Шәдит кызы. Бик зур рәхмәт. -
«ЯГЕЗ ӘЛЕ, КЫЗЛАР!» конкурсы 06.03.2021

6 нчы март мәктәптә “8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне”нә багышланган «ЯГЕЗ ӘЛЕ, КЫЗЛАР !» конкурсы булып узды. Ярышта 2 - 9 нчы сыйныф кызларыннан торган «ГӨЛЛӘР» һәм «ЯЗ» командасы катнашты. Көчләр тигез булып чыкты. Дуслык җиңде. МОЛОДЦЫ !
-
Муниципальный этап республиканских конкурсов профессионального мастерства «Лучший работник сферы воспитания и дополнительного образования детей» 24.02.2021

Классный руководитель 2 класса, Муллаянова Румия Рамилевна стала победителем в номинации «Педагогический дебют» муниципального этапа республиканских конкурсов профессионального мастерства «Лучший работник сферы воспитания и дополнительного образования детей», МБОУ «Татарско-Кандызская ООШ». Поздравляем!
-
Волейбол ярышы
21.02.2021
20 нче февраль көнне Баулы шәһәренең 2 нче санлы спорт мәктәбендә волейбол ярышлары булып узды. Безнең Татар Кандызы мәктәбенең волейбол командасы авыл мәктәпләре арасында 2 нче урынны яулап алды. Молодцы егетләр!!!
Команданы ярышка әзерләгән физкультура укытучыбыз
Фаат Хәйдәровичка зур рәхмәт! Алдагы көннәрдә Сезгэ исәнлек –саулык, тагында зур унышларга ирешуегезне телибез.

















