• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Отдел образования Бавлинского муниципального района Республики Татарстан» / МКУ «мәгариф Бүлеге Баулы муниципаль районы Татарстан Республикасы»

Визитная карточка

Адрес: 423930, Республика Татарстан, Бавлинский район, г. Бавлы, пл. Победы, д. 5 / 423930, Татарстан Республикасы, Баулы районы, Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 5
Телефон: +7(855)-695-44-59
E-Mail: roobauly@mail.ru, Darina.Ganieva@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "ОО БМР РТ
Руководитель: Ганиева Дарина Зайтуновна
Год основания учреждения: 2011

Новости

Регионара семинар

Опубликовано: 20.04.2016

Бүген, 20 апрельдә, Баулы районының 4нче санлы гимназиясендә “Яңа таләпләр буенча предметларны укытуда гореф-гадәтләр һәм яңача укыту алымлары” дигән темага регионара семинар узды. Семинарның эшендә Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәре, Туймазы районыннан, Оренбург өлкәсе Северный, Абдулино районнарыннан директорлар, укытучылар катнашты. 4нче санлы гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары Сәмигуллина Г.С., Гәбделова Л.М., география укытучысы Рамазанова Ю.И., физика укытучысы Сәмикова Г.А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әхмәтҗанова Э.И., Зәйдуллина Г.Н., Габсабирова Р.К., Шатанова Г.С. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр” темасына үткәрелгән осталык дәресләрендә үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Башкортостан Республикасы Туймазы районыннан килгән кунаклар Фәхретдинова З.Ф., Нурисламова З.Г., Фаррахова Ф.Н., Суфиянова Р.Р. үзләренең осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Г.Тукайның 130-еллык юбилеена багышланган "Язлар белән җиргә Тукай килгән" әдәби-музыкаль кичә барлык семинарда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Килгән кунаклар үткәрелгән семинардан рухи баеп киттеләр.



К списку новостей