МКУ «Отдел образования Бавлинского муниципального района Республики Татарстан» / МКУ «мәгариф Бүлеге Баулы муниципаль районы Татарстан Республикасы»
Визитная карточка
Адрес: | 423930, Республика Татарстан, Бавлинский район, г. Бавлы, пл. Победы, д. 5 / 423930, Татарстан Республикасы, Баулы районы, Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 5 |
Телефон: | +7(855)-695-44-59 |
E-Mail: | roobauly@mail.ru, Darina.Ganieva@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "ОО БМР РТ |
Руководитель: | Ганиева Дарина Зайтуновна |
Год основания учреждения: | 2011 |
Новости
Патриот-шагыйрь – Муса Җәлилгә багышланган фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 11.02.2016
11 нче февраль көнне “ Бар җырымны илгә багышладым” исеме астында , татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь – Муса Җәлилгә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелде.Чараның максаты һәм бурычлары :
укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү;
фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү;
сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру иде.
Конференция Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.Конференциядә җиңүчеләр 15нче февраль көнне “Гомрем минем моңлы бер җыр иде “исеме астында үткәреләчәк әдәби музыкаль кичәгә чакырылачаклар.
К списку новостей