Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Инвалидлар көненә багышланган сыйныф сәгате. 09.12.2013

Урта сыйныф укучылары өчен Инвалидлар көне уңаеннан "Кешелекле булу һәнәр түгел..." дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде. Ул Сингапур системасы буенча алып барылды . Укучылар дәрестә бик актив катнаштылар һәм күп кенә файдалы мәгълүмат тупладылар.
-
"Мир танца" фестиваль-конкурсында катнашу 06.12.2013

Бүген Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Мир танца" дип исемләнгән бию фестиваль-конкурсы үтте. Безнең мәктәптән дә анда "Нәүрүз" бию коллективы катнашып, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
СПИДка каршы сыйныф сәгате 06.12.2013

Бүген югары сыйныфлар өчен СПИДка каршы сыйныф сәгате үтте. Аны укучылар өчен авылыбыз фельдшеры тәкъдим итте.
-
Инвалидлар көненә багышланган сыйныф сәгате 03.12.2013

Бүген башлангыч сыйныфларда, "Цветик -семицветик" мульфильмын караганнан соң, тирә-юньдәгеләргә карата игътибар,шәфкатьлелек турында әңгәмә үткәрелде.
-
Коррупциягә каршы сыйныф сәгатьләре 02.12.2013

Бүген барлык сыйныфларда да коррупциягә каршы сыйныф сәгатьләре үтте. Алар укытучылар тарафыннан бик бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Башлангыч сыйныф укучылары коррупция белән бәйле вакыйгаларны сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Ә урта сыныфларда сыйныф сәгате укучылар катнашы белән бик җанлы үтте. Югары сыйныф укучыларының сыйныф сәгатенә җирле үзидарә башлыгы Эльвира Сафина да килгән иде. Укучылар коррупция тарихы, төрләре турында белделәр.Дәрес презентацияләр күрсәтү, буклетлар тарату белән үрелеп барды. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
Музейда -Әниләр көне 27.11.2013

Бүген авылыбызда урнашкан Фәнис Яруллин музей-йортында Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Кичәгә авылыбызның хөрмәтле әниләре,әбиләре чакырылган иде. Укучылар аларга Фәнис абый Яруллинның әниләргә багышлап язылган шигырьләрен сөйләделәр,әниләр турында җырлар башкардылар. Соңыннан викторина уены оештырылды. Бәйрәм чәй табыны белән төгәлләнде.
-
Ата- аналар җыелышы 24.11.2013

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин да чыгыш ясады. Фәтхелзинанова Глүзә Зәкинур кызы ата-аналар каршында "Хокук бозуны кисәтү буенча профилактика" темасына доклад сөйләде. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Хафизова Гөлүсә Хәмит кызы I чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
Әниләр көненә концерт 22.11.2013

Бүген мәктәптә Әниләр көненә багышланган зур концерт булды. Анда укучыларТуфан Миңнуллинның "Аерылабыз, хуш инде"дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әниләргә багышланган җыр һәм шигырьләр яңгырады.
-
Әниләр көненә котлау открыткалары 22.11.2013

Бу атнада һәр сыйныф Әниләр көненә багышланган стена открыткалары ясадылар һәм ата-аналар җыелышына әниләре килүгә элеп куйдылар.
-
"Я люблю тебя, Россия!" патриотик җыр бәйгесенең муниципаль этабында катнашу 15.11.2013

15 нче ноябрь көнне "Я люблю тебя, Россия!" патриотик җыр бәйгесенең мәктәп этабында җиңгән укучылар муниципаль этапта катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. "Наз" триосы-II дәрәҗә, Басыйрова Айсылу-III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.











