Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
18 сентябрь- РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. 18.09.2016

18 сентябрь- РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне.
-
“Мәдәни көндәлек” янә мәдәният дөньясына чакыра! 16.09.2016

“Мәдәни көндәлек” янә мәдәният дөньясына чакыра!
Иртәнге истә калырлык вакыйгаларыбызның берсе нәни дусларыбызга мәдәни көндәлек тарату иде. Яңа уку елында, ә алар белән бергә әти-әниләрнең дә, мәдәният дөньясына сәяхәте дәвам итәчәк.
-
"Земля наш общий дом" дип аталган экологик чара 16.09.2016

Бүген, 16 сентябрь көнне "Добрый Татарстан" акциясе барышында "Земля наш общий дом" дип аталган экологик чара үткәрелде. Укучыларга табигатьнең чисталыгы, хөрмәткә лаеклы икәнлеге аңлатылды. Һәрбер класстан чисталык өчен җаваплы укучылар һәм чисталык министрлары белән берлектә чишмәләрне чистарту эшен алып барабыз.
-
Беренче тапкыр катамаранда! 15.09.2016

Мәктәптәбебз туристлары көннән-көн остаралар, бүген дә алар беренче тапкыр үз көчләрен катамаранда сынап карадылар.Укучыларның шатлыклары әйтеп бетергесез чиксез, әйтәсе сүзләре ташып тора иде! Баланың теләге булганга гына уңышлар була, ә теләк булдыру өчен бик оста остаз кирәк!
-
15 сентябрь- ТВБның туган көне! 15.09.2016

Бүген, 15 сентябрь ТВБның туган көне уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде.Чынлап та , шушы күңелле мизгелләр укучыларның гомерләрендә мәңге кабатланмас гүзәл мизгеле булып йөрәкләрендә уелып калса иде.
-
Кызыклы тәнәфесләр 15.09.2016

"Йолдыз" укучылар оешмасы хореография түгәрәгенә йөрүче кызлар белән берлектә бүген озын тәнәфестә флешмоб биеделәр. Мәктәп укучыларына кызыклы, көтелмәгән чара булып торды. Алга таба бөтен мәктәп белән берлектә көннән -көн яңаны өйрәнеп озын тәнәфесләрдә биюне үзебезгә максат итеп куйдык.
-
Әти-әниләр җыелышы 14.09.2016

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти- әни генә саклый. Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына, баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга иде Балалык чоры - мәңге дәвам итми, аның гомере кыска. Сабырлылык һәм түземлелек, игътибар һәм ярату белән балаларыбызны Кеше исеменә лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләсәк иде! Бүген дә әти-әниләр җыелышында балалар беренче урында икәнлегенә тагын бер кабат төшендердек. Җыелышка чакырылган кунакларыбыз үзләренең киңәшләре, тәлапләре белән мөрәҗагать иттеләр. Җыелышта катнаштылар: Участок педиаторы- Елена Амировна, фельдшер һәм акушер пункты җитәкчесе Раушания Фоатовна, Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильхам Фидаилевич, участок инспекторы Владислав Юрьевич, эчке эшләр министрлыгының яшьләр белән эшләү инспекторы Ләйсән Газинуровналар иде. Килгән барлык кунакларга рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Йолдыз" укучылар оешмасы кунакта 14.09.2016

Бүген, "Йолдыз" укучылар оешмасы озын тәнәфес дәверендә балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар белән бергә биеделәр, җырладылар, уйнаттылар, курчаклар белән әкиятләр күрсәттеләр. Нәни сабыйларның күңелләре булгач аларның да шатлыклары йөзләренә чыккан иде.
-
Сәламәт яшәү рәвеше!
14.09.2016
Укучыларның сәламәтлеген яхшырту һәм ГТО нормативларын тапшыруны күз алдында тотып мәктәптә һәр иртә физик күнегүләр эшләүдән башлана.
“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт хәрәкәттә булсын”
Ж.Ж.Руссо.
-
Безнекеләр беренче! 13.09.2016

Бүген, 13 нче сентябрь көнне иртәнге мәктәпкүләм гомуми линейка булып узды. Мәктәбебез укучылары Чаллы шәһәрендә уздырылган Тарарстан Республиканың 61 нче тапкыр үтә торган туризм слетында ярышып 1 нче урын алдылар. Аларга алдагы ярышларында да уңышлар теләп калабыз. Катнашып алынган грамоталар, кубок һәм бүләкләр укучыларга үрнәк итеп күрсәтелде.Алынган урыннар:
КТМ- 1 место.Дистанция-водная-2.Конкурс представление команд- 2место;Конкурс фотоотчетов- 2 место;Вязание туристских узлов - 3 местоИтог конкурсных программ-2 местоВ общекомандном зачете -1 место















