Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Каенсар авылында һәйкәл янында зур тантаналы кичә үткәрелде 08.05.2017

8 нче май көнне Каенсар авылында Гарифҗан Галиевич тарафыннан төзелгән һәйкәл янында зур тантаналы кичә үткәрелде.
Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 72 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Сугышның ни икәнен бүген тагын бер тапкыр хәтердә ныгытырга мөмкинлек булды. Бу Гарифҗан Галиевичның укучыларга сөйләгән сугыш турындагын истәлекләрендә, әйткән теләкләрендә ачык яңгырады. . “Әгәр сез Бөек Ватан сугышының ни икәнен белмисез икән - интернеттан эзләгез, укыгыз, сугышның чын йөзен күрегез, балаларыгызга да сөйләгез. Киләчәктә шундый сугышларны булдырмыйк! Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны кочаклап алып бәйрәм белән котлагыз. Бу сугышта фашист нацистлары җиңү яулаган булса мин дә, сез дә, сезнең якыннарыгыз да булмас иде, мөгаен. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез. Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын!”
Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
-
Субаш авылында зур тантана - Бөек Җиңү көне билгеләп үтелде! 08.05.2017

8 нче май көнне Субаш авылында зур тантана - Бөек Җиңү көне билгеләп үтелде. Бөек Җиңү сүзенең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйбыз. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
Республикабыз һәм район җитәкчелегенең олы рәхмәт хисләрен һәм котлау сүзләрен җиткерү өчен катнашкан Ильясов Р.М. та әлеге теләкләргә кушылды.
-
«ЭкоЯз 2017» акциясендә безнең өлеш.
03.05.2017
Татарстан Республикасының Экология министрлыгы тарафыннан уздырулычы «ЭкоЯз 2017» акциясенә Субаш мәктәбе укучылары бик теләп кушылдылар һәм табигатебезнең чисталыгын саклауда үзләренең өлешләрен кертергә теләк белдерделәр.
-
Туган тел айлыгын йомгаклау
03.05.2017
Туган тел айлыгын йомгаклап, 26 нчы апрельдә Г. Тукайны искә алу кичәсе уздырылды. Укучылар аның шигырьләрен, мәсәлләрен сөйләде. Ай дәвамында төрле бәйгеләрдә җиңгән һәм чараларда актив катнашкан укучылар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
-
Җиңел атлетика ярышында безнең укучылар!
03.05.2017
Җиңел атлетика ярышында безнең укучылар да актив катнаштылар.Рәхмәт аларга!
-
Вожатыйлар башлангыч сыйныфларга ярдәм итә! 03.05.2017

Өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучыларына укуларында ярдәм итәләр.
-
Безгә бүген кино килде! 03.05.2017

Бүген 3 нче май көнне мәктәбебез укучылары өчен "Балтач Кино" оешмасы килде.Укучыларга бик ошады.Бу чараны оештырган өчен Радик Тихоновичка бик зур рәхмәт!
-
Весенняя неделя добра "Ветераны живут рядом"
03.05.2017
"Ветераны живут рядом" акциясе нигезендә укучыларыбыз класс җитәкчеләре белән берлектә ялгыз яшәүче ветеран укытучыларыбызга ярдәм итәргә барып кайттылар.
-
Мәктәбебездә кунаклар!
03.05.2017
Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайныӊ туган көне уңаеннан 26 нчы апрельдә, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы һәм I –VI сыйныф укучылары катнашында үткәрелде. Бәйрәмне VI сыйныф укучылары алып барды. Әдәби кичәдә шагыйрьнеӊ сабый чагы истәлекләре, гадиләштереп, кечкенә Габдулла исеменнән сөйләтелә. Укучылар Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен яттан һәм сәхнәләштереп сөйлиләр, ә көйгә салынганнарын җырлыйлар. Бәйрәмдә укучыларныӊ үзләре язган шигырьләрен сөйләүләре тантаналы мизгелләрне тагын да җанландыра, балаларның шигърият белән кызыксынуларын үстерә. Махсус килгән кунакларыбыз да үзләренең чыгышлары белән безне сөендерделәр.Килгән кунаклар исемлеге :
1. Данил Салихов – танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе;
2. Харис хәзрәт Салихҗан – дин әһеле, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2017 елгы лауреаты;
3. Гөлзадә Бәйрәмова – танылган шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, “Казан утлары ” журналының бүлек мөхәррире;
4. Мухаметшин Гарифзян Садыкович- Балтач
5. Гарифуллина Лилия - Кушкетбаш
6. Гайнетдинов Илхам Фидаиль улы.
-
"Шушы яктан , шушы туфрактан без...." 03.05.2017

29 нчы апрель көнне "Шушы яктан , шушы туфрактан без...." - дип исемләнгән иҗат отчет концерты булып узды. Барлык катнашкан укучыларга , әзерлектә күп көч түккән укытучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!















