МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
III чирек башланды 12.01.2026

Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге- III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте.
-
Яңа ел белән! 01.01.2026

Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә! -
Гаиләне китап берләштерә 22.10.2025

Гаилә ул – олы сүз. Без гаиләдә үзебезне иң кирәкле, иң яраткан итеп тоябыз. Уңышлы гаилә - ул китап укучы гаилә.
-
Кошларга җимлек ясар чак 20.10.2025

Билгеле булганча, игелек кечкенә генә гамәлдән башлана. Шуңа күрә бәләкәйдән экологик кагыйдәләргә, дүрт аяклы һәм канатлы дусларыбызны кайгыртырга өйрәтү зарур. Без укучылар белән канатлы дусларыбызга җимлекләр ясадык. Шуны да әйтергә кирәк, балаларның фантазиясе бик яхшы эшли. Төрледән-төрле җимлекләрне тиз арада ясап куйдылар.
Дуслар, әгәр кошларга җимлекләр ясамаган булсагыз, хәзер нәкъ менә вакыты.
-
Бадминтон ярышлары узды 18.10.2025

Шушы көннәрдә спорт комплексында район мәктәбе укучылары арасында бадминтон ярышлары үтте. Спортның бу төре көчне, тизлекне, осталыкны арттыра. 6-7 нче сыйныф укучылары арасында Фәсхетдинов Раил беренче урын алды! Призлы урыннарны алган уенчылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
-
Яхшылык эшләргә ашык! 17.10.2025

Халкыбызда “Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер” дигән бик мәгънәле мәкаль бар. Ул яхшылык рәхмәт сүзе ишетер өчен генә эшләнми дигәнне аңлата. Чынлап та, һәр эшләгән эшкә һәрвакыт рәхмәт ишетеп бетермисең бит. Башкаларга: кешеләргә, табигатькә, җәнлекләргә үзең теләп изгелек эшлисең икән, күңелгә үк рәхәт булып китә, “рәхмәт” сүзе кирәкми дә.
-
Ел укытучысы – 2025 14.10.2025

«Ел укытучысы – 2025» Бөтенроссия бәйгесенең район этабында мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Зәкиева Ләйсән катнашты. Аның заманча технологияләр, алдынгы укыту алымнары куллланып, үзенә генә хас иҗади осталык белән үткәрелгән дәресен жюри әгъзалары югарырак бәяләде.
-
Солдатка хат 10.10.2025

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Мәктәбебез укучылары да менә инде берничә ел дәвамында солдатларга ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый. Егетләребездән рәхмәт сүзләре дә килә.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2025

Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2025

Халыкара өлкәннәр көне бәйрәме ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Халыкара өлкәннәр көне ул өлкән буын бәйрәме. Бу дата өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1 октябрь көнне мәктәбебездә эшләп киткән өлкәннәр өчен «Куңелләр һаман яшь әле» дип исемләнгән кичә оештырылды.






