Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шубанский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Шубан балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Краткое наименование: МБДОУ "Шубанский детский сад"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, Республика Татарстан, Балтасинский район, деревня Верхний Шубан, улица Центральная, дом 60. |
Телефон: | +7(843)-682-81-01 |
E-Mail: | guzel.rakhmatullina.2014@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шубанский детский сад" |
Руководитель: | Гильмутдинова Гузель Дамировна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 26 воспитанника/ Бездә 26 бала |
У нас учат: | 2 воспитателя/ 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шубанский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Шубан балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Краткое наименование: МБДОУ "Шубанский детский сад" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды. Чарада өлкән төркеме hәм мәктәпкә әзерлек балалары катнашты. Балалар Габдулла Тукай әсәрләрен теләп укыдылар, сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар. Балаларга кунакка әкият геройлары Шүрәле, Су анасы һәм Акбай килде.Тукай китаплары туган якның матурлыгын, игелеген бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Бәйрәм азагында балалар татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардылар. Тәрбияче:Хасанова Г.А. 23.04.2025
-
День космонавтики, отмечаемый 12 апреля, является важным праздником, который знакомит детей с историей освоения космоса, когда впервые в мире на космическом корабле «Восток» в космос поднялся наш соотечественник Ю.А. Гагарин. Этот замечательный праздник до сих пор продолжает зажигать огонь в сердцах детей, вдохновляет людей на большие и малые свершения, поощряет их мечтать, и не бояться поверить в мечту. Ежегодно в детском саду мы этот день проводим в увлекательной и познавательной форме. Сегодня, в канун Дня космонавтики, в старшей группе состоялось тематическое занятие «Космос», где воспитатель Хасанова Г.А. рассказала детям о первом полёте Ю. Гагарина в космос, показала иллюстрации о Космосе. Из рассказа воспитателя дети узнали, что Земля - это название планеты, на которой мы живем, и что с космоса она видна как большой огромный шар. Также поговорили с детьми о планетах Солнечной системы, и что самая большая планета в этой системе - Юпитер. Интересно было узнать детям про состояние «невесомости» в космосе, когда все предметы в нем теряют свой вес. А закреплением своих знаний о космосе стала космическая аппликация «Смастерим ракеты сами, полетим над облаками». Этой работой дети решили украсить приемную своей группы, где уже организована выставка «Космос». Теперь наши дети знают многое о космосе и космонавтах. И кто знает, может быть, кто- нибудь из них, когда вырастет, воплотит свои мечты и станет космонавтом. Такие тематические занятия развивают у дошкольников интерес к науке, расширяют кругозор и учат мечтать, творить и верить в свои возможности. 12.04.2025
-
1 апрель - халыкара кошлар көне.Экологиягә багышланган әлеге бәйрәм уңаеннан безгә Балтач"комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы инспекторы Муллагалиев Азат Нурмөхәммәт улы кунакта булды. Балалар урамда кошларны күзәттеләр, аларны саклау буенча фикерләрен әйттеләр,кошлар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук бакчабыз территориясендәге булган агачларга кояшларга оялар элеп куйдылар. Экологияне саклауда кошларның зур эш башкаруларын, аларның үзләренең дә табигатьнең бер өлеше икәнен онытмасак, аларны сакласак иде. Куегыз оялар, сайрасын кошлар, тынычлансын дөньялар! 01.04.2025
-
Елгада бозлар кузгалды... Елмая, көлә кояш. Урамнар буйлап атлый Ямьле һәм күңелле яз! 28.03.2025
-
"Аулак өй" - фольклор әсәре. Биредә теге яки бу иҗат актын башкаручыларга һәм тамашачыларга бүленү юк, ә катнашучыларның барысы да аның катнашучылары һәм иҗатчылары булып тора. Бу процесс шактый әһәмиятле, чөнки бәяләү механизмы төшерелә, бала иреккә чыга, һәм аның җырда, биюдә, уенда катнашу процессына мәгънә бирелә, ритмнарга һәм кабатлауларга бай, ул үзендә конкрет образлар, буяулар йөртә, балага аңлаешлы кызык, бу исә балаларның аңа карата эмоциональ-уңай мөнәсәбәтен уяту һәм ныгыту өчен нигез булып тора. 20.03.2025
-
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Сезне, әниләр, җир йөзен бизәгән якынлашып килүче хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез 06.03.2025
-
Безнең бакча балалары татар халкының милли уеннарын, биюләрен бик яратып өйрәнәләр. Татар халык әкиятләрен сөйлиләр. "Мин - татар!" - дип горурланып әйтә алалар. Татар кызы, татар уллары без Саклыйк, яклыйк туган илебезне. Без көч биреп яшәтергә тиеш Җандай газиз туган илебезне! 21.02.2025
-
Бүген безнең балалар бакчсында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Барлык ир – атларны һәм, әлбәттә, булачак яклаучыларыбыз-малайларны 23 февраль бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! 23 февраль бәйрәме-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотлык хисе тәрбияләү, Ватаныбызның иң яхшы традицияләрендә катнашу, балаларда Ватанның данлы саклаучылар өчен горурлык тәрбияләү өчен яхшы сәбәп. Бәйрәм уен эшчәнлеге элементлары белән спорт ялы формасында узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, әтиләр үзара ярыштылар һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Без үз илебез, армиябез һәм, әлбәттә, үзебезнең яклаучыларыбыз белән горурланабыз! Тәрбиячесе: Хасанова Г.А., Закирова Г.И. 20.02.2025
-
Зурлар төркеме балалары "Шалкан" әкиятенә курчак театры уйнадылар. 14.02.2025
-
Тема: Бүлмә гөлләрен (үсемлекләрен) карау (кече төркем). Максат: бүлмә үсемлекләренә карата кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру. Программалы эчтәлек: балаларны күмәк хезмәт төшенчәсенә, аның кыйммәтенә, хезмәтнең шатлык, канәгатьлек хисе китерә алуын аңлауга өйрәтү. Балаларга үсемлекләргә тереклек ияләре кебек карый, ярдәм, теләктәшлек өйрәтүне дәвам итә. Лейканы су белән дөрес тотарга өйрәтергә, яфракларны уч төбе белән тотып, чүпрәк белән пөхтә итеп сөртү күнекмәсен үстерергә өйрәтергә. Бүлмә үсемлекләрен карарга, кызыксынучан булырга өйрәтергә. Бүлмә үсемлекләренең исемнәрен белүне ныгытырга. Тәрбияче:Закирова Г.И. 29.01.2025