муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шишинерская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422268, с. Шишинер, ул. Г.Тукая, д. 65 |
| Телефон: | +7(843)-683-98-66 |
| E-Mail: | Ssh.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шишинерская ООШ» |
| Руководитель: | Гарифзянова Нурзалия Фаековна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 11 воспитанников/Бездә 34 укучы, 11 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя/12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шишинерская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Ата-аналар җыелышы/Родительское собрание. 29.05.2023

Уку елы тәмамлану уңаеннан ата-аналар җыелышы үтте. Уку-укыту һәм тәрбия эшләренә нәтиҗә ясалды. ГПДН муниципаль хезмәткәре Накипова Р.Л. җәйге чорга профилактик әңгәмә үткәрде. Җыелышта участок инспекторы Хасаншин Ф.Р. катнашты. / Родительское собрание перед летними каникулами.
-
1 день – День знакомств. 29.05.2023

1 день – День знакомств.
Пришкольно – оздоровительный лагерь «Цветик-семицветик» при МБОУ «Шишинерская ООШ» сегодня открыла свои двери для детей.
Была проведена линейка и игры в честь открытия лагерной смены. Ребята ознакомились с режимом дня и с правилами лагерной жизни.
1 көн - Танышу көне.
«Шеңшеңәр төп гомуми белем бирү мәктәбе» карамагындагы «Цветик-семицветик» мәктәп яны-сәламәтләндерү лагеры бүген балалар өчен үз ишекләрен ачты. Лагерь сменасы ачылу хөрмәтеннән линейка һәм уеннар уздырылды. Балалар көн режимы һәм лагерь тормышы белән таныштылар.
-
"Безопасность во время летних каникулах" 25.05.2023

Жәйге каникулга китәр алдыннан укучыларга саклык чаралары буенча инструктажлар уткәрелде. Муниципаль хезмәткәр Назипова Р.Л. ГБУ БДД булеге житәкчесе Хадиева Л.М.нын киңәшләрен тыңлап, кагыйдәләрне утәп, матур итеп ял итуегезне теләп калабыз.
-
"Илебез тынычлыгы хакына" 25.05.2023

Бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез туган якларына отпускага кайталар. Махсус хәрби операциядән отпускага кайтучылар арасында авылдашыбыз Гайфиев Рамил Фәрит улы да бар. Форсаттан файдаланып, Шеңшеңәр мәдәният йортында аның белән очрашу оештырылды. Очрашуда укытучылар, мәктәп укучылары катнашты. Рамилнең махсус хәрби операциягә киткәненә 8 ай булды. Һәм ул туган авылына ялга кайту бәхетенә иреште. Очрашу барышында ул укучыларга хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Укытучылар һәм укучылар Рамилгә сәламәтлек теләп кабаттан исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын теләп калдылар.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 23.05.2023

Бүген Шеңшеңәр төп мәктәбе IX сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул, мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдыгы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу көн аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.
Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы кыңгырау булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.
Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе;
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе! Шәүкәт ГАЛИЕВ
-
Безнең уңышлар./ Наши достижения. 22.05.2023

Район күләмендә узган конкурсларда җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды./ Награждение победителей районных конкурсов . Молодцы, дети и педагоги!
-
Юбилярны котлыйбыз! 18.05.2023

Олы хөрмәткә лаек укытучыбыз, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарыбыз Гарифуллина Минзилә Муллахмәт кызың туган көне-60 яшьлек юбилее белән котладык./Поздравили нашего учителя, заместителя директора по воспитательной работе Гарифуллину Минзилю Муллахметовну с 60-летним юбилеем.
-
Эковесна. 17.05.2023

В рамках акции "Эковесна" в школе объявлен сбор использованных батареек.
-
"Себер тракты һәм М. Җәлил" музеена сәяхәт/ Экскурсия в музей "Сибирский тракт и М. Джалиля" 16.05.2023

Белемеңне арттырыйм дисәң - сәяхәт ит
Укучы балалар өчен музей бербөтен шәхес формалаштыру, балаларны мәдәни кыйммәтләргә һәм гореф – гадәтләргә тарту чарасы булып тора. Бүген укучыларыбыз Карадуган авылында урнашкан "Себер тракты һәм М.Җәлил" музена сәяхәткә бардылар. Музей хезмәткәренең мавыктыргыч сөйләмен зур кызыксыну белән тыңладылар.Музей белән турыдан – туры таныштыру аша укучыларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләте үстерелә.Шулай үк балалар патриотик тәрбия алалар, аның асылы балалар күңелендә туган як табигатенә, үз иленең тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт уятудан тора.
Для обучающихся музей является средством формирования целостной личности, приобщения детей к культурным ценностям и традициям. Сегодня учащиеся совершили экскурсию по музею" Сибирский тракт и М. Джалиль " в селе Карадуган. Дети с большим интересом слушали увлекательную речь . Через непосредственное знакомство с музеем у детей развиваются наблюдательность, внимательность, способность к последовательному мышлению. Также дети получают патриотическое воспитание, суть которого заключается в пробуждении в детях любви к природе родного края, истории и культуре своей страны. -
Котлыйбыз!/ Поздравляем! 15.05.2023

Бу атна котлауларга бай булды. Укучыларыбыз төрле конкурсларда җиңүләр яулап бүләкләнделәр./ Вручение грамот призерам республиканских, районных конкурсов.











