Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Тәртип бозуларны кисәтү буенча профилактик отрядлар
28.03.2013
28 нче март көнне районыбызда тәртип бозуларны кисәтү буенча профилактик отрядлар арасында конкурслар булып үтте. Мәктәбебезнеӊ «Иминлек отряды» ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясап, III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
«Созвездие-Йолдызлык» 26.03.2013

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленеӊ республика зона этабында мәктәбебезнеӊ «Стиль» бию төркеме «Кытай гүзәлләре» һәм «Эх, кызлар» биюләре белән чыгыш ясап, III дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
-
Урман дәресләре 21.03.2013

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән, урман хуҗалыгы Министрлыгы, Балтач районы башкарма комитетыныӊ мәгариф идарәсе хаты нигезендә мәктәптә «Урман көне» үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Латыйпова С.Р., өстәмә белем бирү педагогы Фәрзиева А.Г., химия – биология укытучылары Бариева Р.Г., Яппаров И.В. дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Чараларда Балтач урман хуҗалыгыныӊ дәүләт инспекторлары Хаҗиев Рамил Камилевич һәм Гарифуллин Наил Райханович катнашты.
-
Республикакүләм семинар 15.03.2013

Бүген мәктәбебез базасында “Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр” дигән баш астында республикакүләм семинар үтте.
-
Илнур Насыйбуллин истәлегенә хоккей ярышы 10.03.2013

Бүген мәктәбебезнеӊ хоккей мәйданчыгында Чечня сугышында һәлак булган Илнур Насыйбуллин истәлегенә хоккей ярышы үткәрелде.
-
Бәйрәм концерты. 07.03.2013

Бүген ир-ат укытучылар, укучы егетләребез белән берлектә, гүзәл затларны котлап, концерт куйдылар.
-
Муса Җәлил исемендәге II республика фәнни – гамәли конференциясе
06.03.2013
Муса Җәлил исемендәге II республика фәнни – гамәли конференциясендә 6 нчы сыйныф укучысы Низаметдинова Эльвина (фәнни җитәкчесе Мөхәммәтҗәнова С.М.), 9 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Рүзия ( фәнни җитәкчесе Закирҗанова Г.М.) III дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
-
Бер күрешү – үзе бер гомер! 02.03.2013

Бүген Салавыч урта мәктәбен 50,45,40, 35, 30, 25, 20,15,10,5 ел элек тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе булып үтте. Очрашуга килгән классташлар уку дәверендә булган кызык мизгелләрен исләренә төшерделәр, укытучыларга һәм укучыларга изге теләкләр теләделәр, укыткан укытучыларына олы рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
-
«Автокресло» 01.03.2013

8 нче сыйныф укучысы Галиева Гөлшат «Автокресло» дигән темага юл йөрү куркынычсызлыгы буенча уздырылган шигырь конкурсында II урынга лаек булды.
-
Әти-әниләр һәм укучылар җыелышлары 26.02.2013

26 нчы февраль көнне мәктәп күләмендә (1-4 класслар, 5-8 нче класслар, 10 класс, 9-11 класслар ) «Гаилә, мәктәп, дәүләт бердәмлеге» дигән баш астында әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Жыелышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Укучы баланың иминлеген тәэмин итү. Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Фәнис Хәйруллин чыгышы.
2. Татарстан Республикасы дәүләт , муниципаль хезмәт күрсәтү Порталы (Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан) эшчәнлеге белән танышу.












