Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Сәламәтлекне ничек ныгытып була? 04.03.2017

Сәламәтлекне ничек ныгытып була? Сәрдегән башлангыч мәктәбендә "Сәламәтлекне ничек ныгытып була?" дигән темага тәрбия сәгате узды. 1-4 класслар сәламәт яшәү турында сөйләштеләр. Дөрес туклану, режим саклау кирәклегенә төшенделәр. Соңыннан бергәләп чана шудылар.
-
9 – 11 нче сыйныфлар өчен кичә 04.03.2017

Гашыйклар көне һәм Ватанны саклаучылар көне уӊаеннан 9 – 11 нче сыйныфлар өчен кичә үткәрелде. Кичә дискотека белән тәмамланды.
-
Гаилә бәйрәме 03.03.2017

Лицейда ватанны саклаучылар һәм халыкара хатын-кызлар бәйрәмнәре уӊаеннан «Әти-әни пар канат» исеме астында Гаилә бәйрәме үтте. Бәйрәмдә әтиләр, әниләр, балалар катнашында матур ярышлар булды.
-
Бәйрәмнәр 02.03.2017

Лицей филиалы Биктәш башлангыч мәктәбендә «Әлифба» һәм Гаилә бәйрәме үткәрелде.
-
«Секреты дружного класса» 02.03.2017

Республика күләмендә үткәрелүче «Дус сыйныф серләре» бәйгесендә 5 сыйныфныӊ әти-әниләр комитеты җиӊү яулады. Район күләмендә комитетлар арасында комитет члены Фәрзиев Раушан уӊышлы чыгыш ясады. Комитет «Иӊ яхшы стенгазета» номинацияендә җиӊүче булып танылды.
-
Муса Җәлилнеӊ тууна 111 ел 01.03.2017

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан башлангыч классларда тәрбия сәгате узды. Шагыйрьнең шигырьләренә карата рәсем конкурсы оештырылды.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 28.02.2017

Кошлар - безнең дусларыбыз! Кыш көне суыкта кошларны күбрәк ашатырга кирәк, аларның сакланып калуы нәтиҗәсендә киләсе ел уңышы уңачак, чөнки кошлар табигатьнең санитарлары. Менә шул максаттан лицей филиалы Сәрдегән башлангыч мәктәбе укучылары кошларга җимлекләр ясап алып килделәр, хәзер көн саен канатлы дусларыбызны тукландырып, карап торабыз.
-
Ир-егетләребезгә котлау концерты 25.02.2017

Лицеебызда укучы кызлар ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, концерт куйдылар.
-
Аҗаган – 2017 25.02.2017

Аҗаган уеннарыннан барлык укучылар һәм укытучылар канәгать калдылар.
-
Муса Җәлилнеӊ тууна 111 ел. 24.02.2017

Лицеебызда Муса Җәлилнеӊ тууна 111 ел тулуга багышланган стендлар ясала, газеталар чыгарыла.












