Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Медицина хезмәткәрләре көне белән! 16.06.2017

-
Экскурсия 07.06.2017

-
1 июнь-балаларны яклау көне! 01.06.2017

Буген балаларны яклау көне уңаеннан бакчабызнын кечкенәләр төркемендә клоуннар белән бик күңелле уеннар булды!
-
Сау бул, бакчабыз! 26.05.2017

Рәхмәт сиңа бакчабыз!
Безне сөеп үстердең.
Тәмле ашлар белән сыйлап
Үсәр өчен көч бирден!
26 май Салавыч балалар бакчасы өчен аеруча истәлекле көн булды. Бу көнне без 20 баланы олы тормыш юлына озаттык. Сабыйларның шатлыкларын уртаклашырга бакчабыз мөдире Лилия Ринатовна, Салавыч күппрофильле лицее директоры Люция Харисовна, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Хабибуллович та килгән иде.
Балаларның бәйрәм кичәсе бик матур һәм кызыклы узды. Балалар тәрбияче апалары Чулпан Габделбәровна һәм Лилия Юрьевна белән бәйрәм барышында төрле җирләргә сәяхәт кылдылар. «Балачак» тукталышында аларга нәниләр изге теләкләрен юлладылар. Алдагы тукталышта күренекле галим Каюм Насыйри балаларның белемнәрен тикшерде һәм аларга белем иленең ачкычын тапшырды. «Рәхмәт әйтү тукталышы»нда балалар бакчабыз хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, үз куллары белән ясаган чәчәкләрен тапшырдылар. Киләчәктә дә бу сабыйлар алган белем һәм тәрбияләрен югалтмыйча, тәрбиячеләрнең һәм әти – әниләренең ышынычларын акларлар дигән өметтә калабыз.
-
Экскурсия 25.05.2017

-
Бездә кунаклар! 23.05.2017

Бүген бакчабызда барган капиталь ремонт торышы белән якыннанрак танышу максатыннан бакчабызга Балтач район башлыгы җитәкчесе Нотфуллин Р.Р. һәм мәгариф министрлыгыннан вәкилләр килде. Бакчабызның эшчэнлеген югары бәяләп, матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Йомры икмәк. Фольклор кичә. 15.05.2017

Әй нәниләр, нәниләр
"Ардык без". - дип әйтмиләр.
Яңа әкиятләр сәхнәләштереп
Җырлыйлар да бииләр!
Әйе, иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары "Йомры икмәк" әкиятен яңача сәхнәләштереп, милли уеннар, җырлар-биюләр кертеп, фольклор кичәсе күрсәттеләр.
-
Һәйкәлгә экскурсия! 05.05.2017

Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме һәйкәлгә чәчәкләр куеп, сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.
-
Бездә кунак! 28.04.2017

Бүген бакчабызда Яңгул янгын сүндерү бүлеге вәкиле катнашында бик кызыклы һәм файдалы очрашу булды, балаларга бик кирәкле мәгълүмат бирелде. Балалар 30 апрель - янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан "Урманда янгын" исемле әкиятне сәхнәләштерделәр.
-
Без - табигать дуслары 27.04.2017

Кечкенәләр төркемендә экологик тәрбия буенча әңгәмә- сәяхәт







