МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
30, 31 марта, 1 апреля 2026 года на базе МБОУ «Балтасинская гимназия» прошли диагностические тестирования в формате ЕГЭ по предметам по выбору 07.04.2026

30, 31 марта, 1 апреля 2026 года на базе МБОУ «Балтасинская гимназия» прошли диагностические тестирования в формате ЕГЭ по предметам по выбору. Всего приняли участие 153 учащихся из 11 классов района.
-
1 апреля 2026 года на базе ППЭ 2102 (МБОУ «Балтасинская гимназия») прошла Региональная акция «Сдаем ОГЭ и ЕГЭ вместе с родителями» 03.04.2026

1 апреля 2026 года на базе ППЭ 2102 (МБОУ «Балтасинская гимназия») прошла Региональная акция «Сдаем ОГЭ и ЕГЭ вместе с родителями». В акции приняли участие родители выпускников 9 и 11 классов, начальник отдела культуры Балтасинского районного исполнительного комитета РТ Петров И.И.
Участники экзамена написали сокращенный вариант ОГЭ, ЕГЭ по математике, который является одним из обязательных предметов. В ходе Акции родители прошли через все процедуры аттестации: регистрацию, проход через рамку металлоискателя, заполнение бланков, ознакомление с результатами экзамена. Они увидели, как осуществляется контроль за объективностью проведения экзамена, как выглядит рабочее место участников ОГЭ, ЕГЭ, как печатаются экзаменационные материалы и получили ответы на все интересующие вопросы.
Данная акция помогает выпускникам и их родителям получше узнать, что такое ОГЭ, ЕГЭ, снять лишнее напряжение, связанное с подготовкой к экзамену, а также психологически поддержать выпускников
-
26 января 2026 года в МБОУ «Мало-Лызинская средняя общеобразовательная школа» прошел районный семинар учителей родного (удмуртского) языка и литературы 26.03.2026

26 января 2026 года в МБОУ «Мало-Лызинская средняя общеобразовательная школа» прошел районный семинар учителей родного (удмуртского) языка и литературы на тему «Особенности преподавания родного (удмуртского) языка и литературы в современных условиях». В работе семинара приняли участие учителя удмуртского языка и литературы образовательных организаций района. Участникам семинара были представлены открытые уроки учителей удмуртского языка и литературы Пчельниковой О. М., Антоновой Н. Л. Учащиеся 5-8 классов показали сценку «Тимуровцы» на удмуртском языке под руководством педагога -организатора Волковой А. М. Во время круглого стола были проанализированы уроки и мероприятия, рассмотрены актуальные вопросы преподавания родного языка в современной школе.
-
Акция «Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!» 20.02.2026

Акция «Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!»
С 19 января по 22 февраля 2026 года в школах Балтасинского муниципального района для обучающихся 10-11 классов проходит региональная акция «Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!». Цель акции: повышение уровня психологической готовности выпускников к экзаменам 2025-2026 учебного года.
В рамках Акции выпускники прошлых лет, которые сегодня являются студентами высших учебных заведений, пришли на встречу с выпускниками текущего учебного года, чтобы пообщаться и поделиться опытом, как легко и успешно справиться со сдачей экзаменов, как правильно психологически настроиться. Вместе с учителями они дают важные советы выпускникам по подготовке к государственной итоговой аттестации. Как известно, главное при подготовке к экзамену – это хорошие знания и настрой.
Обучающиеся 10-11 классов получают полезную информацию от своих сверстников о предметной подготовке и морально-волевой готовности к первому серьезному испытанию. «Хороший настрой – путь к победе» - основной посыл выпускников прошлых лет.
#образованиетатарстан #ГИА2026 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2026 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
#УправлениеобразованияБалтасинскогоРИКРТ
-
16 нчы февраль көнне Арбор төп гомуми белем мәктәбендә «Татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә милли-төбәк компонентын гамәлгә ашыру юллары» темасына район семинары узды. 17.02.2026

16 нчы февраль көнне Арбор төп гомуми белем мәктәбендә «Татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә милли-төбәк компонентын гамәлгә ашыру юллары» темасына район семинары узды. Чарада район мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Семинарда катнашучыларга мәктәп музеена экскурсия үткәрелде, Арбор төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Руфия Билсур кызының ачык дәресләре тәкъдим ителде.
Семинарның икенче өлешендә «Хыял артыннан» дип аталган, күренекле шәхесләр-танылган якташларыбыз белән очрашу кичәсе оештырылды. Чарада драматург, актер, педагог, режиссер, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, депутат, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, күп санлы премия һәм мактаулы исемнәргә ия Илгиз Газинур улы Зәйниев, танылган драматург, шагыйрә, тәрҗемәче, танылган җырчылар башкара торган бик күп җырларның авторы, дәүләт күләмендә үткәрелүче чараларга сценарийлар язучы Резеда Рифат кызы Гобәева–Зәйни, озак еллар «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында эшләүче журналист, мөхәррир урынбасары Зөлфия Гаян кызы Хәлиуллина катнашты. Кунаклар үзләренең иҗатлары, күпкырлы эшчәнлекләре белән таныштырдылар, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кичәне Арбор мәктәбе укучыларының матур, эчтәлекле чыгышлары бизәде. Семинарда катнашучылар Арбор мәктәбенең эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов чараны оештыручыларга һәм кайткан кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
11-13 февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 14.02.2026

11-13 февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Норма мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Давлетшина Галимә, 10 нчы сыйныфы укучысы Хаҗиева Диләрә, Смәел мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Нигъмәтҗанов Раушан олимпиадада призлы урыннар алдылар.
Укытучылары: Әсадуллина Энҗе Васыйл кызы, Якупова Гөлнур Зиннур кызы. Укучыларны һәм укытучыларны уӊышлары белән котлыйбыз!
-
9-11 февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 11.02.2026

9-11 февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Норма урта мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы Марданова Раида республика олимпиадасында беренче урын алды. Норма урта мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Кәримова Айсылу, 7 нче сыйныфы укучысы Марданов Раил, Куныр мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Вахитова Зәринә, 9 нчы сыйныфы укучысы Хәйретдинова Камилә, Пыжмара мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучылары Кәримова Зәмирә, Сәйфетдинова Гүзәл, Балтач мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Гыйбадуллина Самира, Бөрбаш мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Галиуллина Динә олимпиаданың призерлары булдылар.
Укытучылары: Гатауллина Диләрә Мөзәкир кызы, Шалаева Гөлшат Сәмигулла кызы, Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы, Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы, Гарифҗанова Нурия Котдус кызы, Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы.
Укучыларны һәм укытучыларны уӊышлары белән котлыйбыз!
-
4-6 февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 07.02.2026

4-6 февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Норма урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Закирова Камилә республика олимпиадасында беренче урын алды. Норма урта мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Ганиева Мәликә, 8 нче сыйныфы укучылары Бариева Зифа, Шигапова Амира, Мөхәммәтҗанова Зәринә, 9 нчы сыйныфы укучылары Саттарова Диләрә, Хәбибуллина Дилә, Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Нәбиева Алия олимпиаданың призерлары булдылар.
Укытучылары: Әсадуллина Энҗе Васыйл кызы, Шалаева Гөлшат Сәмигулла кызы, Насихова Гөлүзә Равил кызы, Закирова Руфия Әдһәм кызы.
Укучыларны һәм укытучыларны уӊышлары белән котлыйбыз!
-
2-4 нче февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
05.02.2026
2-4 нче февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 1 укучы җиңүче, 7 укучы республика олимпиадасы призерлары булдылар. Балтач гимназиясенең 4 нче сыйныфы укучысы Мөхәммәтшина Әдилә беренче урын яулады. Балтач гимназиясенең 7 нче сыйныфы укучысы Гарифуллина Язилә, Норма мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Әхмәдуллина Рәзилә, 8 нче сыйныфы укучысы Бариева Зифа, 9 нчы сыйныфы укучысы Хәбибуллина Дилә, 11 нче сыйныфы укучысы Хөсәенова Азалия, Балтач мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Габдрахманова Диләрә, 11 сыйныфы укучысы Нәбиева Алия призерлар булдылар.
Укытучылары: Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы, Әсадуллина Энҗе Васыйл кызы, Насихова Гөлүзә Равил кызы, Гарифҗанова Нурия Котдус кызы, Закирова Руфия Әдһәм кызы.
Укытучыларны һәм укучыларны уӊышлары белән котлыйбыз!
-
4 нче февральдә Балтач гимназиясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды. Балтач, Теләче, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр, мастер-класслар аша үз осталыкларын күрсәттеләр. 05.02.2026

4 нче февральдә Балтач гимназиясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды. Балтач, Теләче, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр, мастер-класслар аша үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйзәтуллина Энҗе Хәбир кызы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе беренче категорияле эксперты Баһавиева Рәйхана Әмин кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Абдуллина Диләрия Марат кызы бәяләделәр. Бәйгенең ачылу тантанасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов, укытучыларны котлап, аларга изге теләкләрен җиткерделәр. Ярышның зона этабында Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Марина Васильевна катнашты. Бәйгенең зона этабын уңышлы узган укытучылар март аенда Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау этабына чакырылачаклар. Мөгаллимнәребезгә уңышлар телибез!







