муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Файзрахманов Радик Фернинандович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 33 учащихся, 6 воспитанников/33 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя /11 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Мониторинг
15.05.2013
10 нчы сыйныфта рус теленнән мониторинг булып узды
-
Бердәм экологик дәрес 15.05.2013

Бүген мәктәптә бердәм экологик дәресе үтте. Укучылар экологиягә бәйле белемнәрен арттырдылар.
-
Универсиада дәресе 15.05.2013

Мәктәп күләмендә "Универсиада дәресе" булып узды. Дәрес 9-11 сыйныфлар арасында ярыш формасында үтте. Укучылар һәм укытучылар Универсиада тарихы һәм Казанда булачак Универсиада турында белемнәрен арттырды.
-
Бакча 14.05.2013

Бакчабыздагы язгы эшләр гөрләп бара!.. Әз генә кояш күренү белән бакчада түтәлләр ясалды, теплица-парниклар тәртипкә китерелде. Бүген укучылар суган утырттылар, помидор күчерделәр
-
9 май! 08.05.2013

Җиңү килде, җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
8нче май көнне Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Ветераннарыбызны, авылдашларыбызны әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз. Күкләребез аяз, тормышыбыз тыныч булсын, сугыш афәте илебездә булмасын!
-
ОБЖ дәресе 30.04.2013

Бүген мәктәптә Пожар куркынычсызлыгы буенча мәктәп күләмендә дәрес үткәрелде. Укучылар белән очрашырга "Чепья пожар бүлеге"ннән Нияз Абдуллин килде. Ул укучыларга пожар булмасын өчен нишләргә, ә инде була калса үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
-
Турнир 30.04.2013

Тукай атналыгы дәвам итә.. Бүген татар теленнән 9-11 сыйныфлар катнашуында, Пыжмара, Әтнә, Сәрдек командаларына бүленеп, татар теленнән турнир булып узды. Беренчелекне Әтнә авылы командасы алды. Афәрин, егетләр һәм кызлар!
-
"Койрыклар әсәре" 29.04.2013

Башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан "Койрыклар" әсәре сәхнәләштерелде. Укучылар һәм укытучыларга бик ошады! Рәхмәт, укучылар!
-
Тамчы шоу 27.04.2013

5, 6, 7 нче сыйныфлар арасында татар әдәбиятыннан "Тамчы шоу" уены булып узды. Укучылар бик теләп катнаштылар, уен катнашучыларга да, тамашачыларга да бик ошады.
-
Ата-аналар җыелышы 25.04.2013

Мәктәптә ГАИ ГИБДД начальнигы Шафигуллин Фәргать Тәлгать улы катнашында ата-аналар җыелышы булып узды. Ул әти-әниләрне яшүсмерләр һәм балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аварияләр очраклары белән таныштырды. Таныклыгы булмаган яшүсмерне скутер, мотоцикл белән чыгарып җибәрү ата-ана өчен күләмле штраф белән тәмамланачагы искәртелде.









