Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, РТ, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, ул. Ленина, д.63 |
| Телефон: | +7(843)-682-42-02 |
| E-Mail: | Cvr.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУДО "ЦВР" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Нуриев Дилюс Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1960 (из них 45 в здании ЦВР) |
| У нас учат: | 70 (из них 3 обучают в здании ЦВР) |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Рәсем сәнгате түгәрәге җитәкчеләре семинаре
03.12.2014
2014 нче елның 26 нчы ноябрендә рәсем сәнгате буенча семинар булып узды.
-
«Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында укучыларның иҗадилыгын үстерү» һәм «Мәктәп үзидарәсендә эш алымнары һәм юнәлешләре» темаларына семинар-киңәшмәләре 02.12.2014

2 нче декабрь көнне Түнтәр урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында укучыларның иҗадилыгын үстерү» һәм педагог-оештыручыларның «Мәктәп үзидарәсендә эш алымнары һәм юнәлешләре» темаларына семинар-киңәшмәләре үткәрелде.
Киңәшмәләр эшчәнлегендә барлык урта һәм төп мәктәпләрнең педагог-оештыручылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф идарәсе методистлары, идарә җитәкчесе А. Ю. Зәкиева катнашты. Катнашучылар тәкъдим ителгән бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. Мәктәп директоры Р. Г. Мөхәммәдиева чыгышында Түнтәр мәктәбенең районда милли мәгарифне үстерү эшчәнлеге буенча база мәктәбе буларак эшчәнлегндә максатлары билгеләнде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына 3, 4 нче сыйныфларда башлангыч сыйныф укытучылары Р. З. Исмәгыйлева, М. Р. Хәкимова тарафыннан әдәби уку дәресләре, 7 нче сыйныфта Х. Г. Ибраһимованың Ф. Хөсни «Йөзек кашы» темасына дәрестән тыш уку, Л. М. Нәкыйпованың 8 нче сыйныфларда «Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр» темасына татар теле дәресе тәкъдим ителде.
Педагог-оештыручылар Тунтәр мәктәбеннән Г. М. Шәрәфиева, Нөнәгәр мәктәбеннән Г. Г. Усманова, Чепья мәктәбеннән И. Г. Чупанова оештырган тренингларда катнаштылар. Шулай ук барлык кунаклар игътибарына «Ана-бөек исем» дип аталган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу-әдәби музыкаль кичә күрсәтелде.
Түгәрәк өстәл барышында, дәрес һәм чараларга анализ ясалды, укытучыларга тәкъдимнәр җиткерелде. Мәгариф идарәсе методистлары Ф. Т. Сабирова, А. И. Такиева республика һәм район күләмендә милли мәгариф һәм балалар оешмалары эшчәнлеге юнәлешендәге проблемалар, алга куелган бурычлар турында фикерләрен җиткерделәр, яңалыклар белән таныштырдылар.
-
Семинар 26.11.2014

Янгул урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2014 нче елның 26 нчы ноябрендә "Ачу - агу, йотсаң - дару" дип исемләнгән әхлак түгәрәге җитәкчеләре семинары булып узды. Әлеге семинарда Җәлил хәзрәт тә катнашты.
-
"Шаяннар һәм тапкырлар Клубының" бишеллык юбилее 25.11.2014

Балтач урта гомүми белем бирү мәктәбе укучылары командасы 25 ноябрь көнне Казанда "Ак Барс" яшьләр үзәгендә "Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының V сезон" ачыш уенында катнашып, бик матур чыгыш күрсәтеп кайттылар. Әлеге чыгышлары нәтиҗәсе буларак, "Лаеклы чыгыш өчен " дипломына ия булдылар.
-
Семинар 24.11.2014

24 ноября 2014 года на базе национальной художественной галереи «Хазинэ» прошло семинар-совещание на тему «Актуальные вопросы музейной деятельности», где приняли участие представители школьных музеев и работники дополнительного образования. На семинаре выступили Новикова Любовь Евгеньевна, Демидов Владимир Александрович, Черепанов Михаил Валерьевич, Умяров Надир Олегович. Здесь прозвучали вопросы, касающиеся дальнейшей продуктивной работы школьных музеев, их функционирование в настоящее время. Были озвучены проекты по созданию национальных парков памяти, сохраняющих культурное наследие народа. Предоставлена информация о рассекреченных документах времен Отечественной войны, о погибших солдатах, которые были представлены к наградам, но так и не получили их в свое время.
В конце семинара была продуктивная работа с участниками, где применили Сингапурский метод. Были предложены и выслушаны различные мнения на тему школьных музеев.
-
Семинар педагогов-организаторов
19.11.2014
19 ноября 2014 года на базе МБОУ ДОД «Центр внешкольной работы» прошел семинар педагогов-организаторов на тему «Развитие ученического самоуправления в школе». На семинаре обсудили вопрос о создании единой базы данных детских организаций. Также были затронуты проект «Национальный голос - дети», организация зимнего лагеря для учебы актива лидеров, подготовка к празднованию 70-летия Дня Победы.
-
Семинар 18.11.2014

17 ноябрьдә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә өстәмә белем бирүче педагогларның җыелышы булып узды. Җыелышта педагогларның эш планнары каралды, түгәрәкләргә йөреп, методик ярдәм күрсәтеләчәге хәбәр ителде.
-
"Милли тавыш - балалар" проектының 1 нче сайлау этабы
17.11.2014
15 ноябрьдә Карадуган мәдәният йортында “Милли тавыш - балалар” проектының беренче сайлап алу этабы булып узды. Әлеге сайлауга жюри әгъзасы булып Казаннан Лилия ханым Фәйзрахманова кайтты. Катнашучыларның чыгышларын караганнан соң, жюри сйләшеп, киләсе турга чыккан балаларны барлады. Сайлау аша узмаган катнашучыларга проектның сертификатлары тапшырылачак.
-
"Балтач" спорткомплексында балалар өчен уздырылган спартакиада 17.11.2014

"Балтач" спорткомплексында балалар өчен уздырылган спартакиадада 14 командадан 90 бала көч сынашты.
Авыллар буенча:
1 нче урынга - Бөрбаш бакчасы
2 нче урынга - Сосналылар
3нче урынга - Салавыч балалары бакчасы чыкты
Ә шәһәр жирлеге категориясе буенча:
1 нче урынга - 1нче номерлы бакча
2 нче урынга - 2нче номерлысы
3 нче урынга – 4нче номерлы балалар бакчасы лаек булды.
-
Дәүләт символлары
14.11.2014
Дәүләт символларын белүгә карата игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә бик күп иҗади эшләр тапшырылган иде. Алар арасында төрлесе: темага туры килгәннәре дә, бераз гына читкә тайпылганнары да бар иде. Жюри әгъзалары тарафыннан барлык эшләр каралып чыкты һәм нәтиҗәләр чыгарылды. Җиңүче дип табылган эшләр республика күләмендә үткәрелүче 3 этапка җибәрелде. Ә җиңүчеләр белән сезне бераз соңарак таныштырырбыз.









