Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Спортивная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, РТ, Балтасинский муниципальный район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 123 |
| Телефон: | +7(843)-682-56-06 |
| E-Mail: | sportschool.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство спорта Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО «Спортивная школа» |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Исмагилов Марат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 1204 |
| У нас учат: | 29 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Спортивная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
6-11 нче сыйныф егетләр һәм кызлар арасында стритбол ярышы 12.06.2026

12 нче июнь көнне «Татарстанда җәй" проекты кысаларында Сосна авылындагы баскетбол площадкасында 6-11 нче класс егетләре һәм кызлары арасында Россия көненә багышланган стритбол ярышы булып узды.
-
2013-2014 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында футбол ярышы 10.06.2026

10 нче июнь көнне «Татарстанда җәй" проекты кысаларында Балтач футбол стадионында 2013-2014 нчы елгы егетләр һәм кызлар арасында футбол буенча ярыш булып узды. Беренчелектә районның Салавыч күппрофильле лицеенан, Балтач, Карадуган гимназиясеннән барлыгы 61 спортчы катнашты.
-
Корэш 21.05.2026

2026 нчы елның 16 нчы маенда Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять призларына 2010 нчы елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында корэш буенча турнир булып узды. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән (Балтач, Бөрбаш, Арбор, Чепья, Пыжмара, Смәил, Норма, Нөнәгәр, Субаш, Сосна, Шеңшеңәр мәктәпләреннән, Балтач гимназиясе, Салавыч лицее) һәм Арча шәһәреннән 72 көрәшче катнашты.
-
бадминтон буенча Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында шәхси Кубокның 2 нче этабы 05.04.2026

5 нче апрель көнне Саба районында бадминтон буенча Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында шәхси Кубокның 2 нче этап ярышлары (зона этабы) узды. Ярышларда 4 район катнашты.
Әлеге ярышларда 2012 елгы кызлар арасында Бадгиева Чулпан (Балтач гимназиясе) 2 нче урын, 2011 елгы һәм зурырак кызлар арасында Мифтахова Зәлия (Карадуган гимназиясе) 3 нче урынга лаек булдылар. Тренерлары Мөхәммәтгалиев Расил.
Җиңүләрегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә шахмат ярышы 04.04.2026

4 нче март көнне Саба районы Лесхоз бистәсендә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында РСФСРның һәм ТАССРның Атказанган урманчысы
Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә шахмат ярышы узды.
Мәктәбебез шахматчылары әлеге ярышта югары нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар.
-
Корәш буенча Россия беренчелеге 04.04.2026

Корәш буенча Россия беренчелегендә катнашкан егетләребез җиңүчеләр сафында!
-
Нурислам Шакиров призына шахмат турниры 02.04.2026

2 нче апрель көнне Норма мәктәбендә 2011-2017 нче елларда туган һәм аннан яшьрәк кызлар, егетләр арасында Нурислам Шакиров призына шахмат турниры булып узды. Ярышларда 7 мәктәптән (Балтач, Карадуган гимназиясе, Норма, Борбаш, Чепья, Балтач мәктәпләре, Салавыч күппрофильле лицее) 45 спортчы катнашты.
-
Республиканские соревнования по плаванию "Юные Надежды" 30.03.2026

Республиканские соревнования по плаванию "Юные Надежды" прошли в г.Казань 30-31 марта.
-
3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының республика этабы 28.03.2026

28 нче март көнне Мамадыш шәһәрендә гөмуми белем бирү оешмалары укучылары арасында 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының республика этабы булып узды. Балтач районы кызлар командасы 2 нче урынны яулады. Остазлары: Нәҗипов Рәниф Рәшит улы.
-
Триатлон буенча Марий-Эл Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге 28.03.2026

28 нче март көнне Триатлон буенча Марий-Эл Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.







