Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Ата-аналар җыелышы 13.12.2012

Мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышында, беренче көн тәртибе буенча, Балтач районы Үзәк шифаһанәсенең дәвалау эшләре буенча баш врачының урынбасары, балалар неврологы Ильясова Сәвия Фәрвазовна "Аралашу гармониясе - балаларның психик сәламәтлегенең нигезе" дигән темага чыгыш ясады.
Икенче көн тәртибе буенча, Балтач районының балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы, полиция капитаны Назипова Ләйсән Газинуровна "Балалар арасында җинаятьчелекне кисәтү" дигән темага чыгыш ясады.
-
Һәйкәл яны кышын да чиста булырга тиеш! 10.12.2012

5 нче сыйныф укучылары кышын да һәйкәл тирәсен һәрвакыт тәртиптә тоталар.
-
Безнең укучы - Казанда үткән "Форпост"ның VII Слетында 07.12.2012

Тәртип саклаучы яшьләр оешмасы "Форпост"ның, 6 нчы декабрь көнне Казанда VII Слеты булып узды. Бу чарага безнең мәктәптән VIII сыйныф укучысы Низамиев Динар чакырулы иде. Ул грамота һәм чаңгы белән бүләкләнде.
-
"Сәламәтек театры"ның дәвамы 07.12.2012

Бүген "Сәламәтек театры"ның мәктәп турын V, VIII һәм IX сыйныф укучылары дәвам итте.
-
"Сәламәтлек театры" конкурсының мәктәп туры 06.12.2012

Бүген VI-VII сыйныф укучылары "Сәламәтлек театры" конкурсының мәктәп турын дәвам иттеләр. Алар "Универсиада-2013" темасы кысаларында "Сәламәтлек аланында" спектакле белән чыгыш ясадылар һәм йомгаклап:
- Һәммәгез дә безнең,
Теләктән уңыгыз:
Сәламәт булыгыз! - дигән теләкләрен җиткерделәр.
-
Спорт яңалыклары 03.12.2012

30 ноябрьдә район җыелма командасы составында IX сыйныф укучысы Хидиятов Рәдиф, VIII сыйныф укучысы Габидуллин Айрат Зур Әтнә авылында 1997-1998 нче елгы егетләр арасында узган Рәсәйкүләм волейбол турнирында III урынны яулап кайттылар.
-
Спортта - кызлар
03.12.2012
30 нчы ноябрь - 1 нче декабрь көннәрендә 1999 нчы елгы укучылар арасында район күләмендә волейбол ярышлары булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәпнең кызлар командасы катнашып, матур уен алымнары күрсәтеп II урын яулап кайттылар.
-
IX сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы
03.12.2012
3 нче декабрьдә "ГИА - 2013" материаллары белән таныштыру максатында IX сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды.
-
"Сәламәтлек" акциясе
01.12.2012
30 ноябрь көнне Балтачта - "Курить - не модно, модно - не курить!" дигән сәламәтлек акциясендә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты.
Узып баручылар белән әңгәмәдән соң, тәмәке тартучыларга тәмәкенең зарары турында буклетлар, ә тартмаучыларга значоклар бүләк иттеләр.
Барыбыз да сәламәт яшәү рүвеше өчен тырышыйк!
-
"Әниләр көне" 27.11.2012

26 нчы ноябрьдә Кенә авылы клубында мәктәп укучылары көче белән "Әниләр көне" уңаеннан - "Әни, әнием, әнкәй" концерт программасы куелды.





