Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
"Канатлы дусларга булэк" - "Подарок для пернатых друзей" 11.01.2022

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары "канатлы дуслар" га ярдәм итү максатыннан, әтиләре белән тырышып җимлекләр ясадылар.
Дети средней группы вместе с родителями сделали кормушки для пернатых друзей.
-
Яңа ел эшләнмәсе - Новогодние поделки 27.12.2021

Балалар бакчасында узган "Иң оригиналь яңа ел эшләнмәсе" бәйгесендә балалар һәм әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Бәйгегә әзерләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бакчабызга бәйрәм рухы өстәп, актив катнашкан барлык гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Дети и родители приняли активное участие в творческом конкурсе "Самая оригинальная новогодняя поделка", прошедшем в нашем детском саду. Так же была организована выставка из поделок, подготовленных для конкурса. выражаем искреннюю благодарность всем семьям за активное участие и создание предновогоднего настроения.
-
Әзерлек дәвам итә 24.12.2021

Яңа елга әзерлек һәр төркемдә дә дәвам итә. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары да тырышып Кыш бабай килүгә җырлар, биюләр өйрәнәләр.
Подготовка к Новому году продолжается. Дети второй группы раннего возраста очень ждут встречу с Дедом морозом и Снегурочкой.
-
Яңа елга әзерлек 22.12.2021

Бакчабызда Яна елга әзерлек старт алды. Уртанчылар төркеме балалары бик теләп җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәләр. Кыш бабай белән Кар кызын каршыларга әзерләнәләр.
В детском саду идет подготовка к Новому году. Дети средней группы с радостью учат песни, пляски и стихи, чтобы встретить Деда мороза и Снегурочку.
-
"Методик эшкәртмә конкурсы" - "Конкурс методических разработок" 16.12.2021

"Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча методик эшкәртмә" конкурсында тәрбиячеләребез Муллагалиева Гөлсәрия Харисовна һәм Зәйнуллина Гөлшат Тәбрисовна I урынны алдылар. Аларга алга таба да зурдан зур уңышлар телибез. Без алар белән горурланабыз.
-
"Ак чэчэклэр" акциясе - Акция "Белый цветок" 10.12.2021

Безнең Кариле балалар бакчасы да Республика күләмендә үткәрелүче "Ак чәчәкләр" акциясендә бик теләп катнашты. Балалар тәрбияче апалары белән бергәләп, үз куллары белән чәчәкләр ясап, ярминкә оештырдылар. Әти-әниләрдән һәм бакча хезмәткәрләреннән җыелган акча Балтачта яшәүче Гөзәерова Ясминә Ришат кызына тапшырылды. Безнең бу изге эштән кергән сәдакәбез Ясминәгә "Первый шаг" реабилитация үзәгенә дәвалану курслары үтәргә ярдәм итсен дигән теләктә калабыз Шулай ук балалар үзләре ясаган рәсемнәрдән төзелгән истәлек альбомы да бүләк иттеләр. .
-
Татарстан флагы кабул ителгән көн 29.11.2021

29 ноябрь - Татарстан флагы кабул ителгән көн. Уртанчылар №1 төркеме балалары белән Татарстан флагы, аның төсләре нәрсә аңлатуы турында әңгәмә үткәрелде. Балаларның флаг турындагы белемнәре рәсемләү, дидактик уеннар аша ныгытылды.
29 ноябрь - День флага Татарстана. С детьми средней группы №1 была проведена беседа. Они узнали, что обозначают цвета флага.
-
"Әниләр көне белән!" 26.11.2021

Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котлыйлар.
Дети первой группы раннего возраста поздравляют своих мам с праздником Мам.
-
"Эниемне бик яратам" - "Я очень люблю свою маму" 25.11.2021

Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә "Әниемне бик яратам" дигән бәйрәм иртәсе узды.
-
"Уенчыклар кибетендә" - "В магазине игрушек" 24.11.2021

Кечкенәләр төркеме балалары "Уенчыклар кибете" нә сәяхәт кылдылар. Эшчәнлек барышында алар бер һәм күп, озынрак-кыскарак төшенчәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар.
Воспитанники младшей группы "побывали" в магазине игрушек. Там они закрепили термины один-много, короче-длиннее.



